Гөлсирин Абдуллина: «Азат белән төне буе язышып, көндез чит кешеләр кебек йөри идек»
Җырчы Гөлсирин Абдуллина «Әйдәгез сөйләшик» рубрикасында сәхифәсен карап баручыларны кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Аның беренчесе – җырчының ире Азат белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы.
Фото: социаль челтәрләрдән
– Азат белән бәйле иң матур хатирәң?
– Ммм… Зур гастрольләргә йөргәндә төне буе язышып чыга, ә көндез бер-беребезне белмәгән, чит кешеләр кебек йөри идек. Ә концерттан кайтып үз бүлмәләребезгә таралышкач, язышуларны көтеп ала идек. Бу әле – безнең очрашып йөрмәгән чаклар.
– Сылуга бөтен прививкаларын да ясаттыгызмы?
– Әйе, ясатып барабыз. Әлбәттә, мин прививкаларга бик игътибар белән карыйм. Беренче вакытларда куйдырмыйча, белгечләр белән аралашып та йөргән идем. Минем икеләнүне күрә икән, Азат бөтен интернетны актарып чыга. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге.
Гөлсириннән үзе тәмамлаган уку йорты – Алабуга мәдәният көллияте турындагы фикерләрен дә белешкәннәр.
– Укыдым, бик ошый иде анда миңа. Иң рәхәт, күңелле студент чакларым шунда узды. Анда укырга керәсегез килсә, ике дә уйламыйча, рәхәтләндереп керә аласыз. Укытучылар бик әйбәт, директор Әлфирә Гыйлмулловна үзенең студентларын беркайчан кыерсытырга бирми. Тулай торак ремонтланган. Анда белем туплап, һөнәр алып чыгасыз, – дигән җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев