Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

«Фәхишәләр турында түгел»: татар эстрадасында авторлык хокукына бәйле җәнҗал купкан

Татар эстрадасында җыр башкару хокукына бәйле яңа җәнҗал купкан. Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Гөлнара Тимерҗанова җырчылар Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) һәм Рузилә Бәдретдинованың «Мәхәббәт ялкыны»н яңартуларына ачуы чыккан.

Гөлнара Тимерҗанова билгеләп үткәнчә, яшь артистлар рөхсәт сорамыйча гына җырын яңартып бозган. Аның әйтүенчә, бу җырны ул 2002 елда шагыйрь Фәнис Яруллинга махсус заказ биреп яздырган. Тимерҗанова яңартылган җырлы видео астына: «Миннән рөхсәт сорарга онытмадыгызмы?» – дип язып куйган. Шунда ук судка дәгъвасының да әзер булуын белдергән. Вилли һәм Рузилә бу хакта ләм-мим.

– Үзем исән чакта әлеге җырны беркем дә башкара алмый. Нәкъ менә минем заказым буенча язылды ул. Бу – оятсызлык. Болай булса, нормаль яши алмаячак болар. Әлеге җырны башкарганчы, бер пот тоз ашарга туры килде. Аны мин дөньяга чыгардым. Әлеге кешеләрнең намуссызлыгы бу. Минем җырым фәхишәләр турында түгел, чын мәхәббәт турында. Мин аны ямьсез кыяфәт белән әдәпсез итеп җырлатмаячакмын. Судта очрашырбыз, – дип язган җырчы үзенең комментариенда.

Ватаным Татарстан

Видео: Шоу-шу | Татар эстрадасы

Җырчының фотосы ВК сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев