Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Алты баласының дүртесен җирләгән ана ул...

***

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе вафат. Бу хакта «Интертат»ка җырчының энесе Нурисламның кызы Миләүшә Гыйлемханова хәбәр итте. Фәния апага 96 яшь туласы булган. Ул соңгы елларда төпчек кызы Фирүзә гаиләсендә Тәтешледә яшәде.

«Әбиебез бик матур гомер һәм күркәм картлык кичерде. Әле менә җәен генә урын өстенә калды. Сөйләшә алса да, соңгы вакытта иң якын кешеләрен генә таныды, ялгышкалады. Фирүзә апабыз бик карады инде әбиебезне. Бик күп югалтулар кичерсә дә, әби озын гомерле булды. Аллаһы Тәгалә аңа гомерне мулдан бирде. Алты баласының дүртесен җирләгән ана бит ул...» – диде Миләүшә.

Әле былтыр гына Фәния апаның 94нче Яңа елын каршылавы хакында язган идек. Бәйрәмне ул балалары, оныклары һәм оныкчыклары әйләнәсендә уздырды, Кыш Бабайдан бүләк тә кабул итте. «Әнием минем. Һәрбер җыерчыкларың өчен һәйкәл куяр идем. Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт, кадерлебез безнең. Әтием белән 55 ел гомер иттегез. Без 6 баланың иң яраткан, акыллы әти-әниләре булдыгыз. Әтиебез Фәрхлисламның рухы якты булсын. Әниебез белән бергәләп киләсе Яңа елларны да каршы алырга язсын иде», – дип язган иде Фирүзә ханым социаль челтәрләрдә.

Миләүшә сүзләренчә, Фәния апаны туган авылы Тәтешле районы Салаюа авылына җирләячәкләр.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев