Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Алсу Әбелханова мошенниклар корбаны булган

Мошенниклар хәзер халыкны алдауның яңа ысулын уйлап тапты.

Алар, ясалма фәһем кулланып, смс-хәбәрләр әзерли һәм аны аккаунт яки номер хуҗасы исеменнән танышлары, дус-ишләренә җибәрә.

Алсу Әбелханова үзенең мошенниклар корбаны булуын, бурычка акча соравына аптырап, бик күп дуслары шалтырата башлагач кына аңышкан.

Смсларда Алсуның нейрочелтәрләр аша ясалган тавышы дуслары, танышларыннан акча сорый. Мошенниклар татар телен дә үзләштереп өлгерделәр инде. Алар Алсу исеменнән җибәрелгән смсларны: «Ничек хәлләрең? Сорарга да уңайсыз инде», – дип, татар телендә башлыйлар.

«Дуслар, мине «взломали». Беркемгә дә берни дә күчермәгез, зинһар. Мин нәрсә эшләргә дә белмим. Миңа барысы да шалтырата, ә мин телеграмга керә алмыйм», – дип хәбәр итте Алсу бу хакта үзенең сәхифәсендә.

Интертат

Фото җырчының ВК төркеменнән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев