Алия Төхвәтуллинаның ясалган җирләре бармы? Җырчының пластик операцияләр турында җавабы
Алия Төхвәтуллина үзенең блогын актив рәвештә алып бара, язылучыларыннан килгән сорауларга да ачыктан-ачык җавап бирергә тырыша. Бу юлы җырчыдан берәү: «Ясалган җирләрең бармы? Әллә инде барысы да тумыштан булган матурлыкмы?» – дип кызыксынган.
Фото: https://vk.com/aliya_thv
Җырчы исә пластик операцияләр, косметологик процедуралар белән мавыкмавы хакында әйткән. «Миңа калса, минем тамашачым, язылучыларым мине шул кадәр яхшы белә ки, әгәр дә берәр җиремне үзгәртсәм, алар моны шунда ук сизеп алырлар иде. Аллаһка шөкер, әлегә ясалган җирләрем юк. Мактау сүзләрегез өчен рәхмәт», – дигән ул.
Ә сез үзегездә берәр нәрсә үзгәртер идегезме? Пластик операцияләргә ничек карыйсыз – кирәкле үзгәреш дип саныйсызмы, әллә табигый матурлыкка өстенлек бирәсезме?

Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев