Хатын-кыз уразасының үзенчәлекләре
Иман нуры

Хатын-кыз уразасының үзенчәлекләре

Сорау: Ураза тота башлагач, мәсәлән, көн уртасында хатын-кыз хәйд хәлендә калса, ягъни аның айлык күреме башланса, аңа уразасын өзәргә, шул вакыттан ук ашарга-эчәргә ярыймы, әллә ул көн уразасын тотып бетерергә тиешме?

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу көн уразасы бозылган саналамы, аны кайтарырга кирәкме?

Әлеге сорауга РФ мөселманнары диния идарәсе Голәмәләр шурасы әгъзасы Мәрьям Ковалева җавап бирә

Җавап: Хатын-кыз кан килүен күрү белән, аның уразасы бозылган дип санала. Бу көнне аңа уразасын дәвам итәргә һәм ашар өчен ифтар (авыз ачу) вакытын көтәргә кирәкми. Әмма моны күрсәтеп түгел, ә тыйнак рәвештә башкарырга кирәк.

Бу көн уразасын кайтарырга кирәкме?

Җавап: Әйе, кайтару мәҗбүри. Чөнки бу көн ураза булып исәпләнми, шуңа күрә Рамазан һәм айлык күрем вакыты тәмамланганнан соң, хатын-кыз аны киләсе Рамазан җиткәнче, теләсә кайсы көнне кайтарып тотарга тиеш. Моның өчен кәффарәт (гаепне йолу) итеп үтәү таләп ителми, бары тик көнен көнгә кайтару гына сорала.

Мәскәү Диния-Нәзарәте


Нет комментариев