Уразаның кайбер хикмәтләре
Бохари һәм Мөслим җыентыгындагы хәдистән пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Ислам дине биш нәрсәгә нигезләнә: шәһәдәт китерү - Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы һичбер иләһ юк һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Аның хак расүле; намаз уку; зәкәт бирү; хаҗ кылу; Рамазан аенда ураза тоту».
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Рамазан аенда ураза тоту фарыз булуына әлеге хәдис олуг бер дәлил булып тора. Ураза – ислам диненең бер әркәне, Аллаһ Тәгаләнең фарызы, әмере. Үзен мөселман дип санаган һәр кеше, әгәр сәламәтлеге булса, Рамазан аенда ураза тотарга бурычлы.
Бу Раббыбызга якыная торган бер гыйбәдәт. Әйе, һәр кеше дә тәмле ашарга-эчәргә ярата. Ә менә ураза тоткан вакытта ул үзе ярата торган ләззәтле әйберләрне калдырып, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен Аңа итагать итә, буйсына. Бу – уразаның беренче хикмәте.
Икенче хикмәте – тәкъвалыкта, Аллаһ газабыннан куркуда, Аңа якынаюда. Чөнки Аллаһ Тәгалә "Бәкара" сүрәсендә әйтә: "Йи иман китергән бәндәләр, сезгә кадәр кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды. Бәлки сез тәкъвалылардан, (ягъни Аллаһтан куркучылардан) булырсыз". Уразаның тәкъвалыкка сәбәп булуы - икенче хикмәт.
Өченче хикмәте – нәфесеңне тәрбияләү, тыелу. Син үзеңнең нәфесеңне яраткан әйберләрдән, ризыктан тыелырга өйрәтәсең.
Дүртенче хикмәте – Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белү, шөкер итү, фәкыйрьләрнең хәлен аңлау. Дөнья йөзендә төрле хәлле кешеләр яши бит, кардәшләрем. Бар фәкыйрь-мескеннәр, ашарларына булмаганнар да. Ураза тоту, ач тору – әнә шундыйларның хәлләрен аңлауга бер сәбәп.
Уразаның бишенче хикмәте – аның сәламәтлегебез өчен файда булуында. Ураза тотканда безнең тәнебез, организмыбыз ял итә, чистарына. Бу да шулай ук Аллаһ Тәгаләнең бер хикмәте.
Раил Фәйзрахманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев