Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Сәламләшү әдәпләре

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Арагыздагы җылылыкны арттырачак нәрсәне сезгә белдеримме? Арагызда сәлам таратыгыз”.

Мөселман башка мөселман кардәше белән очрашканда «Әссәламүгаләйкүм», ә сәлам алучы «Вәгаләйкүмүссәлам» дип сәламләшә. Шулай ук сәлам бирүче «Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү», ә сәлам алучы «Вәгаләйкүмүссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү» дип тә сәламләшергә мөмкин.

Сәлам биргәндә бер-берләренең кулларын кысарлар.
Сәлам – сәламәтлек, тынычлык, исәнлек яисә бер нәрсәнең яхшы һәм хәерле булуын теләү дигәнне аңлата.

Сәламләшү – иң яхшы гадәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, мәктәптә, юлда – кайда гына булмасын, бер мөселман икенче мөселман кардәше белән очрашканда, аларның сәламләшүе күркәм гамәлләрдән санала.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Арагыздагы җылылыкны арттырачак нәрсәне сезгә белдеримме? Арагызда сәлам таратыгыз”.

Сәлам бирү тәртибе: басып торган яисә барган кеше утырган кешегә беренче сәлам бирер; аз кеше – күп кешегә; яшьрәкләр – олыракларга; шулай ук олыраклар, яшьрәкләрне сәламгә күндерер өчен, аларга беренче булып сәлам бирерләр.

Динебез буенча түбәндәге хәлдә кешеләргә сәлам бирелмәс: намаз укып утырган кешегә, Коръән укыган кешегә, вәгазь сөйләгән имамга, аракы эчеп утыручыларга, бәдрәфтә булган кешегә.

Бер кеше аркылы безгә җибәрелгән сәламгә дә “Вәгаләйкүмүссәлам” дип җавап бирү кирәк. Кем дә булса берәр кешегә сәлам җибәрсә, ул сәламне иясенә тапшырырга кирәк, чөнки бу сәлам – бер әманәттер.

«Ислам тәрбиясе» китабыннан

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев