Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Сәламәт булыйк: Авырган кешеләргә 7 киңәш

Һәрбер авыру Аллаһы Тәгаләдән. Шуңа күрә авырып киткән мөэмин мөселманнарга түбәндәге нәрсәләрне эшләргә киңәш ителә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Сырхаулап торучыларга Аллаһы Тәгалә шифасын бирсен!

7 киңәш:

1) Ике рәкәгать хаҗәт намазы укып, Аллаһы Тәгаләдән шифа сорарга.

2) Табибка мөрәҗәгать итәргә. Даруларны Аллаһтан гына шифа өмет итеп, Аңа ихлас тәвәккәлләп эчәргә.

3) “Белеп һәм белми кылган гөнаһларымны ярлыка, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләремне гафу ит” дип тәүбә итәргә, мөмкин кадәр ешрак “Әстәгъфируллаһ” (Аллаһтан гафу үтенәм) дип әйтергә.

4) Авырган җиргә кулны куеп, 7 мәртәбә «Фатиха» сүрәсен укырга яки шул сүрәне 7 мәртәбә суга укып, шул суны эчәргә.

5) Бал һәм тмин маен кулланырга.

6) Мохтаҗ булган кешегә сәдака бирергә.

7) Нәтиҗә нинди булуга карамастан, Аллаһны мактарга, ихлас шөкер итеп: “Нәкъ менә шушы нәтиҗә минем өчен хәерле”, - дип уйларга.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев