Сәдака биреп, үзең өчен кемгәдер дога кылдыру дөресме?
Илфар хәзрәт Хәсәнов җавабы.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
– Сәдака биреп, үзең өчен кемгәдер дога кылдыру дөресме ул?
– Мәчеткә барып, андагы тартмага сәдака салып, шуның янәшәсендә утыручы бабайдан миңа дога кыл әле дип сорау дөрес түгел. Мәчеткә, мескеннәргә сәдака бирү хәерле-изге гамәл анысы, ләкин ул дога өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Дога ул – безнең эчке халәтебез. Эчке зарларыбызны без Аллаһка догабыз аша җиткерәбез. Шуңа күрә һәр кеше Раббысына дога халәтендә булырга тиеш. Кайберәүләр, Аллаһы Тәгаләдән күп сорарга ярамый, ди. Бу көфер сүз. Аллаһ, киресенчә, үзеннән сораучыларны ярата. Күп сораганнан тую ул без бәндәләргә генә хас нәрсә. Беркөнне күршең кереп тоз сорый, икенче көнне кадак сорап керә. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, без андый кешедән туя башлыйбыз. Ә Аллаһы Тәгаләгә андый сыйфат хас түгел, Ул үзеннән сораучыларны сөя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев