Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәрен раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов мөселман бәйрәмнәре — Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү даталарын раслады. Республика җитәкчесе тиешле указга кул куйды.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Документ текстында әйтелгәнчә, «ай календаре һәм кабул ителгән традицияләр нигезендә» Ураза бәйрәме 20 мартка туры киләчәк. Үз чиратында, мөселманнар Корбан бәйрәмен 27 майда билгеләп үтә башлаячак.
Ике бәйрәм дә эш көннәренә туры килә, алар республика законнары нигезендә ял көннәре булачак.
Элегрәк Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталарын Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте билгеләгән иде. Изге Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм 20 мартта тәмамлана.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев