Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

Рәхмәт дигәнгә караганда, Аллаһның рәхмәте яусын дию дөресрәк, диләр. Ни өчен шулай дип әйтергә кирәк?

Әлеге сорауга «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирде.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

- Рәхмәт сүзенең гарәпчәсе - шукр. Мәгънәсе: сиңа кылган изгелеккә изгелек белән кайтару. Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исеме арасында «әш-шәкүр» дигәне дә бар, ягъни шөкер итүче. Раббыбыз адәм баласының кечкенә генә изгелеген дә күп итеп кайтара, чөнки Аның рәхмәте киң. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисендә әйтелгәнчә, кеше икенче берәүгә бер хөрмә җимеше генә бирсә дә, Аллаһы Тәгалә аны тау кадәр үстереп бирә.
Без иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә, аннары әти-әниләребезгә рәхмәтле булырга тиеш. Раббыбыз безне бу дөньяга китерде, сәламәтлек бирде, күзләр бирде, тагын бик күп нигъмәтләр бирде, шулар өчен Аңа рәхмәтле булыйк, ягъни Аның алдындагы гыйбадәтләрне үтәргә тырышыйк.

Намаз укырга, сәдака бирергә, ураза тотарга, зәкят түләргә, мөмкинчелеге булганнар хаҗга барырга тиеш. Аллаһы Тәгалә, әгәр дә мин биргән нигъмәтләргә шөкер итсәгез, мин аларны арттырып бирермен, ди. Күп вакыт үзебез дә Аллага шөкер, биргәненә шөкер, дип әйтергә яратабыз. Адәм балалары да бер-берләренә рәхмәтле булыр¬га тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сүзләренчә, кем кешеләргә рәхмәт әйтә белми, ул Аллаһка да рәхмәтсез. Сиңа яхшылык эшләгән кешегә яхшылык белән кайтару дөрес. Пәйгамбәребез, кайтара алмасагыз, аңа дога кылыгыз, диде. Ул кеше синнән өстен булып калмасын, чөнки Адәм балалары Аллаһ каршында тигез булырга тиеш. Изгелек эшлә дә оныт, ә сиңа изгелек эшләгәннәрне онытма.

Сиңа яхшылык эшләгән кешегә «җәзака аллаһу хайр» дип әйтергә кирәк, тәрҗемәсе: Аллаһ шушы изгелегең өчен сиңа иң зур җәзасын бирсен. Җәзасын дигән сүзне монда савабын дип аңларга кирәк. Бу коры рәхмәт әйт¬кән кебек кенә булмый, аңа дога кылып куясың. Ул да сиңа вә ийәкә ди, болай дип әйтү савап санала. Шуңа күрә рәхмәт сүзе урынына «Аллаһының рәхмәте яусын» дисәң, ул сиңа изгелек кылучыга дога кылган кебек була. Русларда да «спасибо» сүзе - «спаси вас Бог» сүзеннән, ягъни догадан килеп чыккан.

Дилбәр Гарифуллина

Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев