Исегездәме, Дәү Әниләребез, Әбиләребез, кунак килсә, үзләре кунакка барсалар, кулларын күтәреп дога кылалар иде?! Инде безгә дә бу матур йоланы дәвам итәр чак җитте. Әйдәгез, без дә бу аять-доганы өйрәнеп, барган җиребездә укый торган булыйк.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
УКЫЛЫШЫ:
Әллааһүммә әннзилнәә мүннзәләмм-мүбәәракәү-үә Әннтә хъайру-ль-мүннзилийн.
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, мине бәрәкәтле бер урынга урнаштыр. Син бит – урнаштыручыларның иң яхшысы».
Әлеге дога «Әллааһүммә» урынына «Раббәнәә» сүзе белән «Мөэминнәр» сүрәсенең 29-нчы аятендә килә. Ике төрле уку рәвеше дә дөрес.
Кылган догаларыбыз кабул, нигезләребез тыныч, имин, бәрәкәтле булсын. Әәмиин!
Нет комментариев