Ни өчен исерекнең хатыны җәннәткә кермәс диләр?
Әлеге сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирде.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
– Җәннәткә керү-кермәүне Аллаһ Раббыбыз хәл итә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә Фиргавен патшаның хатыны Асия исемле бер хатынны мисал итеп китерә. Үзен Аллаһ дип атап, Аллаһы Тәгаләнең ачуын китергән явыз патшаның хатыны җәннәттә булыр диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Хәдичә, Фатыйма, Мәрьям һәм Асия бинт Мүзәһим җәннәттә иң изге хатын-кызлар урынын алачак”, – диелә. Ә инде исерек кешенең хатыны турында алдан ук аның җәннәткәме, җәһәннәмгәме эләгәсен беребез дә белми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев