Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Намазны гел бер урында укымаска, диләр. Ни өчен?

«Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавабы.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

– Намаз укыганда намазлыкка песи килеп ятса нишләргә?

– Намазны гел бер урында укымаска, диләр. Һичьюгы намазлыкны алып бераз гына күчерергә кушалар. Нишләп шулай? (Наҗия Бариева)

– Песи динебездә чиста хайван санала, аның селәгәйләре нәҗес түгел. Намаз укыганда комачауламаса, шунда ятып торса да була. Аннан намазыгызга зыян килми.

Намазны төрле урында укуга килгәндә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай эшләгән һәм ул мөстәхәб гамәл санала, ягъни бу гамәлне кылган кеше саваплы була, кылмаган кеше гөнаһлы булмас. Кыямәт көнендә намаз укылган һәр урын шаһит булачак диелә. Бер урында гына уку да тыелмый. Әмма намазларны, әйтик, сөннәтне фарыздан аеру өчен, һичьюгы «Аллаһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәс-сәләәм, тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли үәл-икраам» дип дога кылып куярга кирәк.

«Догалы йорт» ВК сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев