Намазны бер вакытка җыю гөнаһмы?
– Биш вакыт намазны кич белән җыеп укучылар үзләрен аны бөтенләй укымауга караганда яхшырак дип аклый. Намаз укымаучылар арасында аракы эчмим, кеше рәнҗетмим, иң мөһиме: мин Аллаһка ышанам дип әйтүчеләр дә бар. Аллаһ каршында алар бертөсле буламы?
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
– Биш вакыт намазны кич белән җыеп укучылар үзләрен аны бөтенләй укымауга караганда яхшырак дип аклый. Намаз укымаучылар арасында аракы эчмим, кеше рәнҗетмим, иң мөһиме: мин Аллаһка ышанам дип әйтүчеләр дә бар. Аллаһ каршында алар бертөсле буламы?
– Намазның бөтен хикмәте үз вакытында башкарылуында. Әгәр табиб авыруга тәүлегенә биш мәртәбә берәр сәдәф дару эчәргә кушып, төгәл итеп вакытларын билгеләсә, ә авыру моңа җиңел карап, кичен барысын да учка җыеп авызга тутырганнан дәва булырмы икән?
Аллаһы Тәгалә беркайчан да бәндәсенә күтәрә алмаслык йөк тапшырмый. Әллә нинди мәшәкатьле эшләрдә эшләп тә, намаз укырга җаен табарга була, теләк һәм Раббыңа карата ныклы мәхәббәт кирәк. Басып укый алмасаң, утырып укы, утырып та укырга кодрәтең җитмәсә, яткан җирдән укы, тәһарәт алырга суың булмаса, тәяммүм алып укы дигән.
Әмма бер җирендә дә, укымасаң да була, димәгән. Кайберәүләр, Аллаһы Тәгалә безне көн саен биш намаз укытып интектерәсе киләдер инде, дип уйлый. Аллаһыга власть җитә, ул синең намазыңа, синең үзеңә дә мохтаҗ түгел.
Без намаз укыганнан Аллаһының акчасы да, көче дә артмаган кебек, без намаз укымаганнан да Аның дәрәҗәсе кимеми. Намаз ул – безгә Раббыбыз тарафыннан бүләк итеп бирелгән нигъмәт. Кайбер авыл башлыгына да приемга эләгү өчен атна буе йөрергә кирәк.
Галәмнәр Раббысы безгә көненә биш мәртәбә Аның каршына килеп, Аның белән сөйләшергә, Аннан ярдәм сорарга мөмкинлек бирә. Моның өчен ерак юллар үтәргә дә, алдан язылып, төрле сакчылар аша үтәргә дә кирәкми. Намаз безнең диндарлыгыбызны саклый, күңелебезгә ял, тәнгә сихәт, ризыкка бәрәкәт бирә.
Пәйгамбәребез дә, намаз күземнең карасы, күңелемнең шатлыгы булды, дигән. Ә бөтенләй мәшәкатьсез булмый инде. Ике рәхәт бергә килми. Аруны белмәгән рәхәтнең ләззәтен татымас. Аллаһ өчен бераз мәшәкатьләнмичә дә булмый. Ул безнең өчен көн саен таңын арттыра, болытларга төяп, яңгырын китереп яудыра. Ул биргән ризыкларны ашыйбыз, Аның суларын эчәбез, Аның һавасын сулыйбыз. Күзләрең күрә, аягың йөри, колагың ишетә – нишләп әле Аңа рәхмәт әйтеп намаз укымаска?!
– Намаз уку җаваплы гыйбадәт, гөнаһ кылудан туктыйсы була дип укый башларга икеләнеп торучылар да юк түгел…
– Намазның кеше тормышын үзгәртүдә бик зур йогынтысы бар. Әгәр кеше намазын чын күңеленнән укыса, намазы аның күңелен тазартып, ул гөнаһлардан үзе китәчәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Намаз кешене явыз һәм бозык эшләрдән тыя», – дип әйтә.
Пәйгамбәребезгә бер кеше килә дә, мин бер кешене беләм, ул үзе урлый, үзе намаз укый, ди. Пәйгамбәр, намаз укымасын, димәде, намазында ихлас булса, тиздән намазы урлашудан туктатыр, диде. Әгәр бер кеше «мин биш намазымны укыйм» дип күкрәк кагып, аннан урлашып, аракы эчеп яки зина кылып йөрсә, димәк, ул кешенең намазын укуында шик бар. Бервакыт, мәчет юлына басып килүче бер кеше килеп: «Хәзрәт, аракы да эчмим, сөяркәләремне дә ташлап бетердем, берсе генә калды. Анысын ташларга көчем җитми», – дигәч, аңа: «Син, абый, намаз укый башла әле», – дип әйткән идем. Ул миңа, гаҗәпләнеп: «Ничек инде, көндезен намаз укыйм, кичен аның янына чабаммы?» – диде.
Аңа янә: «Син, абый, намаз укый башла әле. Намаз укымауның гөнаһысы зина кылудан зуррак. Биш намазыңны укый башлагач та, килерсең миңа. Бергәләшеп сөяркәңнең өенә барырбыз да шыпырт кына сезгә никах укырмын», – дидем. Ул өмет белән китеп барды. Абый намазларда еш күренә башлады. Өч-дүрт айлап вакыт үткәч, аңа үзем килдем һәм: «Кайчан никах укытабыз инде?» – дип сорыйм. Ул миңа, елмаеп: «Минем аның янына барганым юк, хәзрәт», – диде.
Намаз кешенең күңелен төзәтә, төзек күңел яман эшкә тартылмый. Намаз укудан куркырга кирәкми. Кайбер хатын-кызлар: «Мин намазымны укыр идем, әмма яулык ябынып йөри алмыйм», – диләр. Намаз укымауның гөнаһы яулыксыз йөрүгә караганда йөз, бәлки мең тапкырга күбрәк. Намаз вакыты кергән икән, яулыгыңны яп, күлмәгеңне ки дә намазыңны укы. Намазың ихлас булса, яулыгын да бәйләрсең, инша Аллаһ. Аллаһы Тәгалә беренче адымны бездән көтә, икенчесен безгә таба Үзе ясый.
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев