Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) алтын киңәшләре

***

ӨЧ ТӨРЛЕ МӨНӘСӘБӘТНЕ ДӘВАМ ИТТЕРЕП ТУКТАТМАГЫЗ:
1) Туганнар белән
2) Күршеләр белән
3) Дуслар белән

ӨЧ ТӨРЛЕ СЫЙФАТНЫ ҮЗЕГЕЗДӘ ДАИМИ БУЛУЫН КАЙГЫРТЫГЫЗ:
1) Сабырлык
2) Гафу итә белү
3) Рәхмәтле булу

ӨЧ НӘРСӘНЕҢ ЧИСТАЛЫГЫН САКЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ:
1) Йөрәкнең
2) Киемнең
3) Фикерләрнең

ӨЧ УҢАЙ ГАДӘТКӘ НЫК ТОТЫНЫГЫЗ:
1) Елмаю
2) Садака бирү (мохтаҗларга булышу)
3) Шат күңеллелек (оптимизм)

ӨЧ НӘРСӘ ТУРЫНДА ГЕЛ УЙЛАГЫЗ:
1) Мәңгелек тормыш турында
2) Аллаһның рәхимлелеге турында
3) Кылган гамәлләр нәтиҗәсе турында

ӨЧ ТӨРЛЕ ГӨНАҺТАН ЧИТЛӘШЕГЕЗ:
1) Гайбәттән
2) Тәкәбберлектән
3) Ялкаулыктан

ӨЧ ТӨРЛЕ НӘРСӘГӘ ИЯ БУЛЫГЫЗ:
1) Максатчанлык (куелган максатка ныклап омтылу)
2) Һөнәрчелек (нинди дә булса һөнәрне бик яхшы үзләштерү)
3) Үз-үзеңне тәртиптә тота белү (самодисциплина)

ӨЧ ТӨРЛЕ НӘРСӘДӘН АРЫНЫГЫЗ:
1) Көнчелек
2) Ачу кабарып кызып китү
3) Ялган

Ришат хәзрәт Курамшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев