Мөселман календаре буенча 2026 елга бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
***
Фото: редакция архивыннан
Гыйнварның 15еннән 16сына каршы төн (26–27 раҗәб)
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең күчерелүе һәм күккә ашуы әл-Исра һәм әл-Миграҗ төне.
Февральнең 2сеннән 3енә каршы төн (14–15 шәгъбан)
Бәраәт кичәсе — Ләйләтү-л-бәраәт.
19 февраль (1 рамазан)
Рамазан ае уразасы башлана.
Мартның 16сыннан 17сенә каршы төн (26–27 рамазан)
Кадер кичәсе — Ләйләтү-л-кадер.
20 март (1 шәүвәл)
Ураза бәйрәме — Гыйд әл-Фитр.
26 май (9 зө-л-хиҗҗә)
Гарәфә көне — Гарәфә үзәнлегендә булу.
27-30 май (10-13 зө-л-хиҗҗә)
Корбан бәйрәме — Гыйд әл-Әдхә.
28-30 май (11-13 зө-л-хиҗҗә)
Тәшрик көннәре.
16 июнь (1 мөхәррәм)
Һиҗри белән 1448 ел башлана.
25 июнь (10 мөхәррәм)
Гашура көне.
Августның 23еннән 24енә каршы төн (11-12 рабигу-ль-әүвәл)
Пәйгамбәребез (с.а.с) туган көн — Мәүлид ән-Нәбий.
10 декабрь (1 раҗәб)
Өч бәрәкәтле ай - Раҗәб, Шәгъбан, Рамазан башлана.
Декабрьнең 10сыннан 11енә каршы төн (1-2 раҗәб)
Рагаиб кичәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев