Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Кунак булган йортта - бәрәкәт бар

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлләм: «Адәмнең кунагы өчен сарыф ителгән бер дирһәме Аллаһы Тәгалә юлында сарыф ителгән мең динардан да хәерлерәк булыр. Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә аны мең хөрмәт белән хөрмәтләр, уттан азат итәр, җәннәткә кертер», – ди.

Без бар эшебезне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләргә тиеш. Кунак чакыру, кунак кабул итү дә искәрмә түгел.

Тагын бер хәдисендә Пәйгамбәребез: «Мөэмин йортына кунак керсә, аның үзе белән мең бәрәкәт, мең рәхмәт килер. Аллаһы Тәгалә кунак ашаган һәр кисәк өчен йорт хуҗасына бер хаҗ, бер гомрә кылу савабын яздырыр», – ди.

Шуңа күрә кунак каршылау, кунак итү – бик зур саваплы гамәл.

Тимергали хәзрәтнең ТГ сәхифәсеннән алынды

Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев