Мәүлид ае – ул бөек пәйгамбәр – Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) нең туган ае.
Кайткан кунаклар, авыл халкы зурлап әзерләнгән табын артында вәгазьләр тыңлап, салаватлар әйтеп, догалар укып, тагын бер кат изге теләкләрен кылды. Иң әүвәл хатын-кызлар чакырылу булса, соңрак ир-атлар табын артына җыелды.
- Оештыручыларга чын күңелдән зур рәхмәт. Дини бәйрәмнәр безне берләштерә, күңелләргә сафлык өсти, – дип сөйли җирлек башлыгы Альберт Гатауллин.
Әлеге матур чарадан Чулпан Гыйсмәтуллина видеоязмасын тәкъдим итәбез.
Нет комментариев