Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Изге Коръән – безнең горурлык

19 апрельдә Яшел Үзән мәдрәсәсендә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән сүрәләрен уку бәйгесе булып узды. 14нче ел рәттән үткәрелгән ошбу бәйгедә шәһәрдән һәм районнан 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге йөзгә якын бала катнашты. Әлифел Таразова Шәһәрдә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән сүрәләрен уку бәйгесенең тәүгесе әле генә булган кебек иде....

19 апрельдә Яшел Үзән мәдрәсәсендә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән сүрәләрен уку бәйгесе булып узды. 14нче ел рәттән үткәрелгән ошбу бәйгедә шәһәрдән һәм районнан 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге йөзгә якын бала катнашты.

Әлифел Таразова
Шәһәрдә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән сүрәләрен уку бәйгесенең тәүгесе әле генә булган кебек иде. Баксаң, инде 14 ел вакыт узып та киткән икән. Беренче елларда бу төр бәйге Тургенев урамындагы халык иҗаты һәм этнографиясе музееның шактый искергән бинасында үткәрелде һәм музей директоры Любовь Андреевна Федорова Яшел Үзән имам-мөхтәсибе рәисе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән аны оештыруга һәм үткәрүгә зур көч куйды. Соңгы берничә ел дәвамында бәйге мәдрәсәнең җылы һәм мөселманнар өчен бик тә уңайлы бинасында уза. Биредә бәйгедә катнашучылар өчен дә, кунаклар һәм балаларын тыңларга дип махсус килгән әти-әниләр өчен дә бина иркен һәм җайлы. Изге Коръән сүрәләрен, колакка ятышлы тәмле сүзләр тыңларга килгән кунаклар катнашучылардан күбрәк тә булгандыр һәм алар 3 яшьлек баланы да, 13-14 яшьлек үсмерләр чыгышын да зур игътибар белән тыңлады.
Җанга рәхәт монда, балаларның Коръән укыгандагы көй-моңнары тәннең бөтен күзәнәкләренә үтеп керә, күңелне иркәли. Үзебез киемебезне, тәнебезне чистартып килсәк, биредә җаныбыз сафлана. Балаларны тыңлаганда бигрәк тә рәхәт. Күңелне сөенеч, шатлык хисләре били. Бәхеткә, Коръән уку бәйгеләрендә һәрвакыт шулай. Балалар артыннан бисмилланы, сүрәләрне кат-кат кабатладык. Чыгыш ясаган баланың һәркайсына көч биреп утырды тамашачы булып килгән кунаклар. Узган елдагы бәйгеләрдән аермалы буларак, катнашучылар, Коръән сүрәләрен яттан уку белән беррәттән, аны китаптан гарәпчә укып та күрсәтергә тиеш иде. Монысына күпләрнең, бигрәк тә кечкенәләрнең, «теше» үтмәде, шуңа күрә гарәпчә укырга өйрәнергә кирәклеген күңеленә сеңдереп куйды алар.
Коръән сүрәләрен яттан укырга килгән 3-6 яшьлек балалар бу юлы икәү генә иде. Аның каравы, 7-10 яшьлекләр күп булды, бигрәк тә 7нче гомуми белем бирү мәктәбеннән. Бу - мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салисә Исхакованың тырыш хезмәте, үз эшен намуслы башкаруы нәтиҗәсе. Балалар бәйгенең мондый төрендә үзләрен дә күрсәтсен, Коръән сүрәләрен укырга осталардан да өйрәнсен дигән изге уй-нияттән чыгып, ел саен укучыларны бәйгегә әзерли һәм алып килә ул. Алар - мәктәпнең «Камилә» гарәп теле түгәрәгенә йөрүче балалар. Түгәрәктә гарәп графикасын өйрәтү белән беррәттән, бүгенге көндә бик тә актуаль булган әхлак тәрбиясе дәресләре дә бирелә. «Түгәрәккә бары тик әти-әниләрнең ризалыгы, алар гаризасы буенча гына кабул итәбез балаларны, - дип сөйли бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Салисә Камил кызы. - 10 елдан артык эшләп килүче түгәрәккә балалар бик теләп йөри. Коръән сүрәләрен дә өйрәнәләр, халкыбызның күренекле шагыйрьләре шигырьләрен дә ятлыйлар». Бәйгедә катнашкан 16 укучысының 10сы - түгәрәккә беренче ел йөрүче, әмма кыска сүрәләрне яттан әйбәт укыды алар. Алга китеп шуны да әйтергә кирәк: 7нче мәктәп укучылары, жюри бәйгегә бәя чыгарган арада, тамашачыларга «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысасында «Тел - рухи хәзинә» дигән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтеп, кунакларның һәм бүтән мәктәп укучыларының мәхәббәтен яулады.
Бакырчыдан өч җиңел машинага утырып килгән балалар төркемен тамашачы аеруча җылы кабул итте. Балаларның остазы Әнәс Закиров - гыйлемле, акыллы кеше, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган дипломлы мөгаллим. Шәкертләренең һәркайсы - Рәмис Шәйхуллин, Илназ Хафизов, Алия Хәмитова, бертуган Әлфинур һәм Зөлфия Әхмәтшиналар, Зәлия Әдиятуллина. Гөлия Яруллина, Илсинә Исмәгыйлова, якшәмбе мәктәбендә икенче ел гына дин сабагы алуга карамастан, матур гына чыгыш ясады.
Бәйгегә йомгак ясаганда мәртәбәле жюри, катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләп, озынрак сүрәләр укучыларга өстенлек бирде. «Киләсе елда балалар гыйлемнәрен тагын да арттырырлар, Коръәнне ачып, гарәпчә укый алырлар, һәрхәлдә, балалар алдына без шундый зур бурыч куябыз, - дип сөйли бәйгегә йомгак ясаганда жюри рәисе, Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. - «Әлһәм», «Фатиха» сүрәләрен уку белән генә чикләнеп калмыйча, зуррак сүрәләрне укырга тырышырга кирәк балаларга».
Жюри 11-13 яшьлекләр төркемендә I урынга Яшел Үзәннән Салих Гатауллин лаеклы дип тапты. II урында Мулла Иленнән - Таңсылу Зәйнуллина. Өлкән балалар төркемендә I урын лаеклы рәвештә Олы Ачасырдан Фирүзә Гыйззәтуллинага бирелде. II урында шул ук авылдан - Булат Абзалетдинов. Жюри әгъзалары бәйгедә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә спонсорлар - «Ангам» сәүдә йорты, «Эссен» кибете, ЗМЗ, сөт комбинаты, Горький исемендәге завод ярдәме белән әзерләнгән дипломнарны, грамоталарны һәм бүләкләрне тапшырды. Киләсе елларда, мәчетләрдә дин дәресе алып баручы мөгаллимнәрнең хезмәтен һәм Бакырчы, Олы Ачасыр кебек ерактагы авыллардан балаларны бәйгегә махсус әзерләп алып килүчеләрнең эшен бәяләп, катнашучыларны гына түгел, шәкертләрнең остазларын да бүләкләргә кирәк дигән тәкъдим әйтелде.
Татарстанның атказанган укытучысы Вәфилә Хикмәтуллина алып барган Коръән укучылар бәйгесе матур тәмамланды, әмма тиздән балалар арасында намаз уку бәйгесе булачак. Димәк, яңа бәйгедә катнашырга әзерләнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X