Иртән уянып күзеңне ачкач та, әлхәмделилләһ, дияргә кирәк.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Аннан соң шушы дога укыла:
“Әл-хәмдү лилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр” (Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр).
Бәдрәфтән чыккач, яңа кием кигәндә, ашаганнан соң, хәтта төчкергәч тә укыла торган догаларның барысы да шул зикер-шөкер итүгә корылган. Догасын укымаган очракта һичьюгы әлхәмделилләһ дип куярга кирәк, чөнки бу сүз шөкернең асылы булып тора. Әгәр дә берәр җиргә барганда юлың уңмаган, әйтик, машинаң ватыла икән, ул Аллаһның рәхмәте белән булырга мөмкин. Шул рәвешле Ул сине берәр бәладән коткарадыр. Юлым барып чыкмады дип борчылырга кирәкми.
Нет комментариев