Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Ислам динен үстерүдә яңа бурычлар билгеләнде

Бакырчыда имамнар һәм мөгаллимәләр җыены узды.

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августында кояш баю белән башланды һәм ул 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу – мөселман өммәте тарихында иң бөек даталарның берсе – Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган ай булу белән истәлекле. Быел бу ай юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең 1500 еллыгы белән дә истәлекле.

Бу уңайдан шәһәр һәм район авыллары мәчетләрендә Мәүлид кичәләре уза. «Мәүлид» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүе. Рабигыль-әүвәл ае дәвамында уза торган чараларда Аллаһ һәм Аның Илчесенә мактаулар җиткерелә, Пәйгамбәребез һәм аның сахәбәләре тормыш юлы турында хикәятләр сөйләнә, касыйдәләр, мөнәҗәтләр башкарыла һәм Коръән укыла.

Район мөхтәсибәтенең яңа уку елы башлануы һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) тууына 1500 ел тулу уңаеннан, имамнар һәм мөслимәләрне Бакырчы мәчете үзенә җыйды. Җыенның биредә узуы очраклы түгел. Мөхтәсиб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин ассызыклаганча, Бакырчы иман йорты районда гына түгел, республикада да яхшы билгеле. Моннан берничә ел элек Әнәс хәзрәт Закиров имамнар бәйгесендә лаеклы урын алган иде. Һәм кечкенә авыл булуына карамастан, эшчәнлекләре дә күпләргә бар яктан үрнәк. Әлеге очрашу исә, булган мәсьәләләрне уртага салып хәл итү, алга бурычлар билгеләү, максатка ирешү юлларын эзләү өчен җирлек булды. Мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Сания ханым Закированың ялкынлы чыгышын йотлыгып тыңладык. Әлеге берлеккә кергән ханымнар халыкка дини гыйлем бирүдә, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә имамнарга зур ярдәм күрсәтә.

– Әлеге җыен узар алдыннан хәзрәтебез тәкъдиме белән авыл мәчетләрендә имамнар, мөслимә кардәшләр, мәктәп, китапханә, клуб хезмәткәрләре белән очрашулар уздырдык. Бу безгә алга таба дини хезмәтебезне дәвам итү өчен кирәк иде. Әйе, эшләмәгән кешенең генә кимчелекләре юк. Гомумән алганда, мәчетләрнең торышы канәгатьләндерерлек. «Ислам дине нигезләре» кайбер авылларда оештырылып җитмәгән. Аллаһка тәвәкәлләп бу эшне быел башлыйк. Балалар белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Мәчетләргә чакырыгыз, бәйрәмнәр оештырыгыз, табын корыгыз. Әдәп-әхлак, дин, авыл тарихы турында сөйләгез. Мәктәптә, китапханәдә, мәдәният йортларында уза торган бәйрәмнәрдә катнашырга тырышыгыз. Кышкы, җәйге каникулда балалар белән эшләүнең төрле формаларын эзләгез. Азан әйтү, намаз һәм Коръән уку бәйгеләре дә үсеп килүче буында кызыксыну уята. Алар белән төрле экскурсияләр оештыру да, мәсәлән, терлекчелек комплексына, машина паркына, киләчәктә аның авылда калуына этәргеч булырга мөмкин. Бер генә кешене булса да туры юлга бастырып, иманлы, әдәпле итеп тәрбияли алсак, әҗер-савабы безгә дә булачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисе моңа дәлил: «Туры юлга чакыручы кеше үз артыннан иярүчеләр кебек үк әҗер ала һәм бу аларның үз савапларын аз гына да киметми».

Районыбызның Түбән Урысбага мәчетендә җәен инде күп еллар балалар лагере оештырыла. Сүз юк, зур хезмәт, бу хакта имам Илшат хәзрәт Шиһапов үзе дә тәфсилләп сөйләде, газетабызда да лагерь эшчәнлеге турында язган идек. Үсеп килүче буынга дини гыйлем бирүдә бик кирәкле, вә файдалы юнәлешләрнең берсе бу. 

Норлат авылында дини эшчәнлекнең торышыннан тыш, «Өмет» волонтерлар штабының хезмәте хакында Әлфия ханым Зыятдинова җиткерде. Өч ел эчендә бик күп эш башкарылган. Аларның бай иганәчеләре дә юк, барысы да Аллаһ һәм халык ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Биредә 28 төрле кирәк-ярак җитештерелә. Ай саен 6-7 юнәлеш буенча гуманитар ярдәм озатыла. Әлфия ханым, тыгыз элемтәдә булып, даими ярдәм итүче иман йортларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бакырчының искиткеч гүзәл мәчетендә өйлә намазы укылгач, кунаклар тәмле табын артына урнашты. Бакырчының уңган кызлары әзерләгән ризыклар, һәрвакыттагыча, телеңне йотарлык тәмле иде. Нурлы, якты, тәрәз төпләре искиткеч матур гөлләргә күмелгән иман йорты бервакытта да буш тормасын. Үзләреннән соң шушы матурлыкны калдыручы мәрхүмнәрнең караңгы гүрләре якты, урыннары җәннәттә булсын иде, йә Раббым.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Сер түгел, авыл җирендә хәзрәт һәм мәчеткә йөрүчеләр җирлекнең үсешенә нык ярдәм итә. Зират территориясен тәртиптә тота, юлларны, күперләрне яңарта, мохтаҗларга, авыр сынауларга юлыккан гаиләләргә булыша һәм башка изге гамәлләрне тормышка ашыра. Моннан тыш, халыкны дингә тарту, өметле киләчәк тәрбияләү дә алар өстендә. Хәзрәтләргә үзләреннән соң лаеклы алмаш калдыру кебек җитди вазифа да йөкләнгән. Җыенда яңгыраган проблемалар чишелеш юлын табар, ин шә Аллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев