Иртән торгач укыла торган дога
Иман нуры

Иртән торгач укыла торган дога

***

Фото: редакция архивыннан

Мөселман иртәләрен уянгач, түшәгеннән:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيم

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим", дип торырга тиеш. Аннан соң шушы дога укыла:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَحْيَانَا بَعْدَ مَآ أَمَاتَنَا وَإِلَيْهِ الْبَعْثُ وَالنُّشُورُ

"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр".

Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.

Бу доганы белмәгәннәргә: "Саулык һәм сәламәтлек белән тагын бер көнгә керткән Аллаһыга мактау булсын! Безгә буген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен", – дип тә дога кылырга мөмкин.


Нет комментариев