Яңгыр яуганда теләк теләү дөресме?
Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмәдән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
– Яңгырны Аллаһ Тәгалә кешеләрнең гөнаһлары сәбәпле бирми, диләр. Бу дөрес сүзме?
– Әгәр дә бер шәһәрдә яки авылда гөнаһлар күп кылынса, Аллаһның әмерләре үтәлмәсә, Ул аларны яңгырдан мәхрүм итә. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә кешеләрне гөнаһлардан туктатырга һәм туры юлга күндерергә тели. Бу элек тә шулай булды һәм хәзер дә шулай. Әгәр дә кешеләр биш вакыт намаз укыса, кылган гөнаһлары өчен Аллаһтан гафу сораса, зәкят һәм гошерләрен түләсә, Ул аларга күктән үсемлекләрне үстерүче бәрәкәтле яңгыр яудырачак. Моның турында Коръәндә дә вәгъдә итә: «Нух үзенең халкына әйтте: «Раббыгыздан гөнаһларны гафу итүне сорагыз. Дөреслектә, Ул гафу итүче. Шул вакытта Ул сезгә күктән мул яңгыр яудырыр, байлыклар һәм балалар бирер, бакчалар үстерер һәм елгаларны төче су белән тәэмин итәр». Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Әгәр дә кешеләр байлыкларыннан зәкят түләмәсә, гошер сәдакасын бирмәсә, алар күктән яңгыр явудан мәхрүм ителәчәк. Әгәр дә хайваннар булмаган булса, аларга бер тамчы яңгыр да яумас иде» (Ибн Мәҗәһ хәдисләр җыентыгы).
– Яңгыр боткасы пешерү, яңгыр теләп дога кылу безгә каян килгән?
– Бу ислам дине белән бәйле гамәл түгел. Бәлки ул төрки халыкларның гореф-гадәтеннән киләдер. Ислам дине шәригатендә корылык булган вакытта халык белән кырга чыгып ике рәкәгать «истиска» (яңгыр сорау) намазы укыла.
– Яңгыр яки кар яуганда теләк теләү дөресме?
– Яңгыр яуганда Аллаһка дога кылып мөрәҗәгать итү – Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) өйрәтеп калдырган гамәл. Бу вакытта доганың кабул булу ихтималы зуррак. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Ике вакытта дога кабул кылынмыйча калмый: азан вакытында һәм яңгыр яуганда».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев