Ялгызың гына өйдә кунарга ярамый, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
Әлеге сорауга «Туган авылым» мәчете имамы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
– Бу чынлап та шулай. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәлам: «Үзегез генә өйдә кунмагыз», – ди. Өйдә чакта да яныңда кеше булырга тиеш. Юлга да ялгызың чыгарга киңәш ителми. Пәйгамбәребез тагын бер хәдисендә: «Юлга бер-ике кеше генә чыкса, алар янына шайтан килә», – ди. Ягъни юлга ялгыз чыгарга ярамый, җәмәгать белән йөрергә кирәк. Бу төшенчә янда ким дигәндә өч кеше булуны күздә тота. Шуңа күрә Коръән ашлары үткәргәндә дә, ким дигәндә өч кеше булу хәерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев