Һәр көнне бу зекерләрне кабатласагыз, тормышыгыз яхшы якка үзгәрер
***
Фото: ясалма интеллект
Һәр көнне бу зекерләрне 100шәр тапкыр кабатласагыз, тормышыгыз яхшы якка үзгәрер.
Бисмилләһ – «Аллаһ исеме белән»
Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим – «Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән» (Бу дөньяда һәркемгә – мөэминнәргә дә, кәферләргә дә, ә ахирәттә бары тик мөэминнәргә шәфкатьле булган Аллаһ исеме белән)
Әлхәмдүлилләһ – «Аллаһыга - мактау»
Иншә Аллаһ – «Аллаһ теләсә»
Сөбхәналлаһ – «Аллаһ кимчелекләрдән пакъ»
Мәшә Аллаһ – «Аллаһ шулай теләде»
Әстәгъфируллаһ – «Аллаһтан гафу үтенәм»
Әг'үзү билләһ – «Аллаһы ярдәменә сыенам»
Әг'үзү билләһи минәш-шәйтанирраҗим – «Ташлар белән куылучы шайтаннан Аллаһы ярдәменә сыенам»
Лә иләһә илләллаһ – «Аллаһтан башка иләһ (гыйбадәткә лаеклы зат) юк»
Мухәммәдүр- расүлүллаһ – «Мөхәммәд - Аллаһның илчесе»
Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ, үә әшһәдү әннә Мухәммәдән г'әбдүһү үә расүлүһ – «Мин бер Аллаһтан башка иләһ, гыйбадәткә лаеклы зат юк икәнлегенә, ә Мөхәммәд - Аның колы һәм илчесе икәнлегенә таныклык, шәһадәт бирәм»
Әссәләмү г'аләйкүм – «Сәлам сезгә»
Әссәләмү г'аләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ – «Сезгә сәлам, Аллаһның шәфкате һәм бәрәкәте булсын».
Аллаһу әкбәр – «Аллаһ – иң бөек»
Лә хәулә үә лә кууәтә иллә билләһ – «Көч һәм куәт бары тик Аллаһыда гына»
Әәмиин – «Шулай булсын», «Я Аллаһ, шулай булсын».
Дини белем, догалар ТГ сәхифәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев