Гамәләребез белән динебезгә карата мәхәббәт уятыйк
Кайчан иманга киләсең инде? Күпме гөнаһ кылып йөрергә була?.. Шундый йөрәккә кадала торган сүзләр белән без кешеләрне Ислам диненә бастырырга телибез.
Бүгенге көндә кешеләр бер-берсен тәнкыйть итәргә генә тора, интернетта да постлар астында күңелне рәнҗетә торган комментлар калдыралар. Бик «ихласлы» мөселманнар дәгъвәт кылам дип, үзләрен өстен куеп, бәреп авыр сүзләр белән иманга китермәкче булалар. Ә хакыйкатьтә андый сүзләр диннән кешене ерайгата гына.
Әгәр кешедә Ислам динебезгә мәхәббәт уятасың килсә, үзең үрнәк бул. Әдәбең-әхлагың белән җәлеп ит.
Бер кыйсса ишеткәнем булды. Аны исемә төшергән саен күңелем тула. Сезнең белән дә бүлешәсем килә.
Бер абзый олы яшьтә булган инде… бик тәкъва, ихлас кеше булган. Бервакыт су буеннан үтеп барганда, яшьләр күңел ачып, гитара уйнап, эчеп утыралар икән... Шушы абзыйны күреп, берсе кызык ясыйм дип, гитарасы белән бабайның башына китереп суга. Егетнең гитарасы сына, бабайның башыннан шыпыртап кара кан агып чыга… Уен коралы эшкә яраксыз калуыннан егетнең ачуы чыгып, бер-икене карт абзыйга төшереп тә ала һәм яшьләр өйләренә кайтып китәләр.
Абзый, җаныкаем, икенче көнгә нәкъ шундый гитара сатып алып, башына суккан егетнең өенә бара. ⠀
"Кичә исерек булу сәбәпле, син гитараңны минем башыма сугып сындырдың. Ә син шул уен коралы белән күпмедер уйнап акча эшли, көнеңне күрә идең, шуңа сиңа яңасын алып килдем" – дип әйтә.
Теге егетнең бу сүзләрдән соң күңеле тулып, абзый каршына тезләренә егыла… ул оятыннан нишләргә белми, елый-елый гафу үтенә!Абзыйның шушындый йомшак күңеле, михер-шәфкатьле булуы егетнең йөрәгенә үтеп керә һәм ул иманга килә!
Бу вакыйганы ишеткәч, үзем дә бик тәэсирләндем. Безгә таш белән атсалар, без икене, өчне дә атырга әзер торабыз… Ә бу абзый нинди хикмәтле кеше булып чыга. Әгәр ул шушы яшьләргә, әйтик "Нигә эчәсез,ярамый..иманга килегез, дип сүз башлаган булса, яки суккач, авыр сүзләр әйтеп, гаепләп, үпкәләгән булса, бу егет иманга килер идеме? Юк әлбәттә!
Әгәр үзеңнең әдәбең, ихласлыгың, мәрхәмәтлелегең белән үрнәк булсаң, кеше сине күреп яхшылыкка омтылачак. Ислам динебез саф дин, анда Раббыбызга карата тулы Мәхәббәт. Шуңа күрә ягымлы булыйк, үзебезнең гамәләребез белән динебезгә карата мәхәббәт уятыйк.
Альбина Фазлыева блогыннан
Догалы йорт
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев