Файдалы кеше булырга тырыш — Раил хәзрәт Фәйзрахманов вәгазе
Без шундый заманда яшибез: кешеләр барысын да тиз тели… Тиз байлык, тиз нәтиҗә, тиз рәхәтлек…
Ләкин бер нәрсә турында еш онытабыз:
без бу дөньяга алу өчен түгел — бирү өчен килдек.
Аллаһ Тәгалә безне бер-беребезгә файда китерсен өчен яратты.
Кеше ялгыз яши алмый. Ул һәрвакыт башкаларга мохтаҗ.
Ләкин бүгенге көндә нинди кешеләр күбәйде?
Үзенә кирәк булганда гына аралашучы…
Файда беткәч — юкка чыгучы…
Андый кешеләр бар, һәм алар аз түгел…
Ләкин андыйлардан җәмгыятькә дә, дингә дә файда юк.
Ә без нинди булырга тиеш?
Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
“Сезнең иң хәерлеләрегез — кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез.”
Уйлап карагыз, кардәшләрем…
Файда китерүнең юллары бик күп.
Бәлки син бай түгелсең…
Ләкин син:
— берәүгә яхшы сүз әйтә аласың
— киңәш бирә аласың
— ярдәм кулы суза аласың
Һәм болар барысы да — сәдака!
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
— яхшы сүз — сәдака
— юлдан чүпне алу — сәдака
— кешене дуслаштыру — сәдака
Карагыз нинди җиңел гамәлләр!
Ләкин без нигәдер аларны эшләмибез…
Нигә?
Чөнки күңелдә ялкаулык бар…
“Иртәгә эшләрмен…”
“Башкалар эшләр әле…” — дибез…
Менә иң куркыныч уй шул:
“Мин эшләмәсәм дә, башкалар эшләр.”
Ә син үзең, кардәшем?
Син бүген кемгә файда китердең?
Берәүнең хәлен сорадыңмы?
Берәүгә ярдәм иттеңме?
Кич белән үзеңә сорау бир:
“Мин бүген кемгә кирәк булдым?”
Әгәр җавап юк икән…
димәк, без югалтуда…
Мәсәлән, мәчет төзелә ди.
Кайберәүләр әйтә:
“Минем акча юк, байлар төзесен”.
Ләкин Аллаһ синнән зур сумманы сорамый!
Ул синнән "ихласлык" сорый.
Бәлки синең кечкенә өлешең
Аллаһ каршында зуррактыр,
байның зур акчасыннан да…
Чөнки:
“Тамчыдан күл җыела.”
Кардәшләрем!
Әгәр һәрберебез:
“Миннән дә файда булсын”, — дип яшәсә…
Безнең өммәт нинди көчле булыр иде!
Безнең милләт ничек күтәрелер иде!
Аллаһ Тәгалә безне:
— файдалы
— ихлас
— кешеләргә кирәкле бәндәләрдән итсен.
Көн саен изгелек кылырга насыйп әйләсен.
Һәм безне буш, файдасыз гомердән сакласын.
Әмин.
Раил хәзрәт Фәйзрахманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев