Дога кылу тәртибе
Дога кылу тәртибе турында аңлатма. Кыйблага карап утыру мәҗбүриме? Башта нинди сүрә укыйсы? Теләкләреңне әйткәч, ахырдан махсус догасы бармы?
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Әлеге сорауларга «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов җавап бирде.
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Гыйбадәтнең асылы догада”, – дигән. Халкыбызда: “Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк” диләр. Шуның өчен дога кылуның аерым шартлары бар. Коръәндәге барлык сүрәләр дә – Аллаһы Тәгалә сүзе. Аларның кайсын укысак ярый. Шул ук вакытта Коръәндә килгән тәртипне сакласак, ягъни “Фатиха” сүрәсеннән башласак, тагын да хәерле.
Коръәндә килгән мөстәҗәб догаларны, әйтик, пәйгамбәрләр кылган догаларны уку, шул исәптән “Раббәнә” догасын уку да күркәм гамәл (“Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбән-нәәр” (“Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла”). Дога кылганда, Аллаһка ихластан: “Раббым Аллам, без белмибез нәрсә безгә хәерле, нәрсә хәерсез булуын, Син яхшырак беләсең, бу дөньяда да иң яхшысын бирсәң иде, ахирәттә дә иң яхшысы булса иде”, – дип сорау дөрес булыр.
Галимнәр әйтүенчә, дога кылуны Аллаһы Тәгаләне мактау сүзләре (“Әлхәмдүлилләһи раббил гааләмиин” – “Бөтен галәмне юктан бар кылучы Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде”) белән башласак, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне искә алсак (“Аллаһуммә салли галәә сәйиидинә Мүхәммәдин вә галәә әәли сәйиидинә Мүхәммәд”), аның бәрәкәтен арттырабыз.
Теләкләребезне әйткәч, доганы башлагандагы кебек, Аллаһны мактау сүзләрен һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтеп тәмамлыйбыз.
Дога кылганда кыйбла ягына карап утыру мәҗбүри түгел. Белүебезчә, намаз укыган кешенең йөзе кыйбла тарафына юнәлгән булырга тиеш. Дога кылуның гыйбадәт икәнлеген истә тотканда, кыйблага йөзебез белән борылу шулай ук хәерле булыр.
Дога кабул булуның тагын бер шарты – ул ихлас күңелдән булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев