Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

«Биргән хәерең сине явызлыктан саклый», диләр. Моны ничек аңларга?

Алмаз хәзрәт Сафин сөйләгәннәрдән.

– Бу гыйбарә Әнәс ибн Мәлик исемле сәхәбәнең сүзеннән алынган. Ул: «Сәдака бирергә ашыгыгыз. Дөреслектә, бәла-каза сәдаканы уза алмый», – дигән. Сәдака бирү ахирәт өчен дә һәм шулай ук бу дөнья тормышы өчен дә файда китерә торган бәрәкәтле гамәлләрдән санала. Аны берәр авыру белән чирләгән вакытта яки бәла-каза килгәч бирү мөстәхәб. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә сәдака бирүче кешене бәла-казалардан һәм авырулардан коткара. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр заманында кояш тотылды.

Шул чакны ул үзенең сәхәбәләренә: «Әгәр дә хәвефле мондый хәлне күрсәгез, Аллаһка дога кылыгыз, тәкбир әйтегез, намаз укыгыз һәм сәдака бирегез», – диде. Берәрсе, авырып китеп, чирдән дәвалана алмаса, аңа шулай ук сәдака бирү хәерле. Авырган вакытта сәдака бирелсә, Аллаһ шушы чиргә шифасын тизрәк иңдерә. Бу гамәлнең хаклыгын һәм файда китерүен чынбарлыкта булган вакыйгалар да раслый.

Бервакытны Ибн Мөбарәк исемле табигыйннан бер кеше: «Йә Әбү Габдрахман! Минем теземә шеш чыкты һәм ул җиде ел бу төзәлми. Мин аны төрле дарулар белән дәвалап карадым, табибларга мөрәҗәгать иттем, ләкин бер файда да күрмәдем», – ди. Теге галим әйтте: «Син кешеләр суга мохтаҗлык кичерә торган бер урын эзлә һәм шунда кое казыт. Шул урында кое суы чыкса, тезеңдәге шешең төзәлер дип өметләнәм». Шуннан соң теге ир кое казыта һәм авыруыннан котыла.

Әбү Бәкер әл-Хаббәзи исемле кеше бик хәтәр бер авырудан интегә. Шул вакытта күршесе: «Аллаһ илчесенең: «Авыру кешеләрегезне сәдака белән дәвалагыз» дигән сүзләре белән гамәл кылып кара әле», – дип киңәш итә. Шуннан соң бик күп карбыз сатып алып, мохтаҗларны һәм сабый балаларны ашата. Соңыннан алар, кулларын күтәреп, Аллаһка дога кыла һәм шифа сорыйлар. «Аллаһ белән ант итәмен ки, икенче көнне иртән мин Аллаһның рәхмәте белән сау-сәламәт хәлдә уяндым», – ди ул. Бу мисаллар сәдаканың көченә шик калдырмый.

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев