Белобезводный авылындагы мәчеткә – 15 ел
Иман нуры

Белобезводный авылындагы мәчеткә – 15 ел

Авыл халкы өчен изге һәм кадерле урын булган мәчет үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Тантаналы чарада җылы сүзләр яңгырады, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, күңелләрне берләштергән ихлас очрашу булды.

Мәчет тормышына зур өлеш керткән, дин юлына тугрылыклы хезмәт иткән имам Айнур хәзрәт Гариповка аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аның тырышлыгы һәм фидакарьлеге – авыл өчен чын үрнәк.


Нет комментариев