Балаларга әти-әниләре белән бер урында йокларга ярыймы?
Иман нуры

Балаларга әти-әниләре белән бер урында йокларга ярыймы?

Әлеге сорауга мөселман галимнәре мондый җавап биргән: «Ун яшь тулуга, балалар әти-әниләреннән һәм абый-эне, апа-сеңелләреннән аерым йокларга тиеш.

Фото: ясалма интеллект

Малайларга малайлар белән һәм кызларга кызлар белән дә йокларга катгый тыела» («Фәтәва Нәвәви», 215 б).

Ә хәзерге педагог һәм психологлар инде бер яшьтән башлап балалар әти-әниләреннән аерым йокларга тиеш дигән фикердә.

Әмма, сөннәттә билгеләнгән чикләр һәм кагыйдәләр, һичшиксез, хатасыз һәм иң хәерле булып торалар. Шуңа күрә, балалар ун яшькә җиткәч, әти-әниләреннән аерым, үзләре генә, үз урыннарында йокларга тиешләр.

Дин вә мәгыйшәт
Чыганак: Аллаhтан башка яшәмә
 


Нет комментариев