Авырганда нинди дога укырга соң?
Иман нуры

Авырганда нинди дога укырга соң?

Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укыганын риваять иткән: ⠀ اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ ، أذْهِب البَأسَ ، اشْفِ أنْتَ الشَّافِي لَا شِفَاءَ إِلَّا شِفاؤكَ ، شِفَاءً لَا يُغَادِرُ سَقماً

 «Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз̣һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән».

«Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала»
(Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

 Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәте белән шифаларын насыйп итсә иде. Әмин!

Чыганак: Кирәкле төркем


Нет комментариев