Әти-әниләрнең гөнаһлары кичерелүне сорап кылына торган дога
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «... синең алар (үлгән әти-әниең) каршында 4 бурычың калды. Беренчесе – алар өчен дога кылып истигъфар (гөнаһлары кичерелсен дип) сорау»
رَبِّ اغْفِرْ لِي وَلِوَالِدَيَّ وَلِمَن دَخَلَ بَيْتِي مُؤْمِنًا وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ
Раббигъ-фирлии вәли-вәәлидәййә вә лимән дәхалә бәйтии мү′минәә вә лил-мү′миниинә вәл-мү′минәәти
Ий, Раббым, мине вә ата-анамны ярлыка һәм минем өемә мөэмин булып кергән кешене ярлыка, вә барча мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны ярлыка! («Нух» сүрәсе, 28 аять)
Әти-әниләребез өчен һәрчак догада булыйк. Дога кылу өчен аерым көн дә, сәгать тә кирәкми. Булдыра алган һәр минутта әти-әниләр өчен җәннәт сорагыз.
Хозур дин турында ТГ сәхифәсеннән
Фото: редакция архивыннан, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев