Әти-әниләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, нишләргә?
***
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) янына бер кеше килә һәм мондый сорау бирә:
- Әй, Мөхәммәд пәйгамбәр! Әти-әнием вафат, минем өстемдә берәр төрле бурыч бармы?
Аллаһының Илчесе аңа исә болай дип җавап кайтарган:
️- Әйе, синең алар каршында 4 бурычың калды:
- алар өчен дога кылып истигъфар (гөнаһлары кичерелсен дип) сора.
- булган бурычларын түлә, кешеләр каршында калган вәгъдәләрен үтә.
- алар кем белән дус булса – шулар белән син дә дус бул.
- алар кем белән туган булса – шулар белән туганлыкны тот. (имам Бохари риваяте)
Бурыч түләү, дуслык һәм туганлык җепләрен саклау белән бар да аңлашыла. Ә менә истигъфар кылуның ни икәне, догада ниләр сорарга кирәклеген беләсезме?
رَبِّ اغْفِرْ لِي وَلِوَالِدَيَّ وَلِمَن دَخَلَ بَيْتِي مُؤْمِنًا وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ
Раббигъ-фирлии вәли-вәәлидәййә вә лимән дәхалә бәйтии мү′минәә вә лил-мү′миниинә вәл-мү′минәәти
Ий, Раббым, мине вә ата-анамны ярлыка һәм минем өемә мөэмин булып кергән кешене ярлыка, вә барча мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны ярлыка! («Нух» сүрәсе, 28 аять)
Әти-әниләребез өчен һәрчак догада булыйк. Дога кылу өчен аерым көн дә, сәгать тә кирәкми. Булдыра алган һәр минутта әти-әниләр өчен җәннәт сорагыз.
Дин вә мәгыйшәт
Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев