Әрвахларга багышлау догасы
Һәр кеше якыннары өчен үзе дога кыла белергә, белмәсә өйрәнергә тиеш.
Чөнки, кеше үзенең якыннары өчен үзе дога кылса, ул аны ихластан кыла, ә чакырып укыткан кеше ихластан укымаска да мөмкин бит. Коръәннән сүрәләр аятләр укыгач, түбәндәге үрнәктәге кебек, кулларны күтәреп дога кылу авыр түгел. Бу бик саваплы эш.
Хәтта бер тапкыр Фатиха һәм артыннан өч тапкыр Ихлас сүрәсен укысагыз да Коръән уку санала. Күбрәк укысагыз, тагы да яхшырак.
Багышлау догасы кылу үрнәге
Үзегезчә үзгәртеп, үзегездән дә өстәп тә укырга мөмкин.
Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүулиһил кәрим үә галәә әәлиһи уә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, рәхмәтле Раббым, укылган Коръән аятьләремнең укыганда булган хата-кимчелекләрен гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кыл.
Укылган, тыңланган Коръән аятьләреннән хасил булган әҗер вә савапларны иң беренче чиратта, барлык пәйгамбәрләрнең солтаны булган, сөекле расүлең Мөхәммәд галәйһиссәләмнең рухына, атабыз Адам галәйһиссәләм һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең, барлык изге бәндәләреңнең рухларына ирештер.
Шушы укылган Коръән аятьләренең әҗерен, безнең догаларыбызга мохтаҗ булган фани дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкән газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, шул исәптән (фәлән улы яки кызы фәлән рухына дип догага мохтаҗ булган аерым әрвахларның исемнәрен әйтергә мөмкин
(дога омет итуче кешелэрегезне этисе исеме белэн исемнерен эйтеп чыгыгыз....мэсьэлэн Самат улы Айрат , Самат кызы Алсу...) барча мөэмин-мөселманкардәшләребезнең рухларына ирештереп, аларның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шатландыр.
Йә, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйт. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп ит.
Йә, Рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зекер-тәсбихларыбыз, кылган һәртөрле игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә эшләнгән гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышлыкларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу ит.
Йә, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп ит.
Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып яшәргә, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп кыл.
Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугыш афәте, ачлык хәсрәтеннән, яман авырулардан, төрле зарар-зыяннан, күз тиюдән, сихер-бозымнардан, зәхмәтләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакла. Яши торган илебезгә, җиребезгә бәракәтеңне иңдер.
Йә, Рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп ит. Һәрбарчабызга исәнлек-саулык, тулы иман, бәракәтле тормышлар бир.
«Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбән-нәәр»
«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе»
Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүулиһил кәрим үә галәә әәлиһи уә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Әәмиин!
Илсөя Садыйкова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Зур рэхмэт бик кирэкле ин мохим дога ойрэтуегезгэ. Сезнен туганнарыгызга, якыннарыгызга хэер- дога булып ирешсен калган яхшылыгыгыз!
0
0