«Җәмигъ» мәчетендә Яшел Үзән мөхтәсибәте имамнары һәм укытучылары өчен педагогик совет узды
Иман нуры

«Җәмигъ» мәчетендә Яшел Үзән мөхтәсибәте имамнары һәм укытучылары өчен педагогик совет узды

Әлеге советта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе һәм ТР Мөселманнар берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина мактаулы кунак булды.

Чарада эшнең мөһим юнәлешләре турында фикер алыштылар:

  • балаларны тәрбияләүгә һәм яшьләрне мәгърифәтләндерүгә игътибарны арттыру;
  • мөселман гаиләләренә ярдәм итү һәм ныгыту үзәкләре булдыру;
  • квалификация күтәрү курсларын оештыру;
  • ислам һәм татар теле нигезләре буенча үрнәк курслар үткәрү;
  • каникулларда балалар өчен рухи-әхлакый курслар оештыру.

Бу инициативалар барыбызга да файда китерсен!


Нет комментариев