Ир кеше дога белмәсә, җөмгасы кабул буламы?
Әлеге сорауга җавапны, шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.
– Әгәр ир кеше, догалар белмәсә дә, җомга намазына килә һәм җәмәгать белән бергә бөтен хәрәкәтләрен һәм гамәлләрен кабатлый икән – бу аңа тулы намаз буларак исәпләнәме, юкмы?
– Җомга – Исламда изге көн. Җомга намазы мөэмин ирләр өчен генә фарыз һәм аңа мөнәсәбәтнең җитди булырга тиешлеген түбәндәге хәдистән аңларга була:
«Шәригатьтә әйтелгән җитди сәбәпләрсез өч җомга намазын калдырган кешенең йөрәген Аллаһ мөһерләр!»
Әгәр кеше әле күптән түгел генә Ислам динен кабул итеп, намаз укырга өйрәнмәгән икән, башта җәмәгать намазында катнашып, башка кешеләр кылган хәрәкәтләрне кабатларга рөхсәт ителә. Әмма шул ук вакытта, мөселман якын арада башта «Әл-Фатиха» сүрәсен, аннары намаз укыр өчен кирәкле башка сүрәләрне һәм догаларны ятлау өчен тырышырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев