Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Хәзер кызлар үзе килә... (редакциягә килгән хат)

Райондашыбыз шалтыратып, кызыклы һәм гыйбрәтле теманы күтәрде. Илле яшьләр тирәсендәге ханым улының чираттагы кызын ияртеп кайтуын сөйләде...

Фото: ясалма интеллект

Райондашыбыз шалтыратып «Әйтәм әле»гә сөйләгәннәрне «Хат килде» рубрикасы астында язып бирергә булдык. Чөнки, кызыклы һәм гыйбрәтле теманы куптарды илле яшьләр тирәсендәге райондаш ханым. Кыска гына язмага сыеп бетмәс иде аның фикере, озак сөйләштек. Ул, исәнләшкәннән соң, әлеге такмакны җырлап бирде: 

Сездә түбә түбәмени, 

Вәт бездә түбә – түбә!

Сездә егетләр үбәме? 

Ә бездә кызлар үбә!

Үзе көлә-көлә нигә аны такмак лаганын аңлатырга кереште.

– Кызлар, без яшь чакта бик кыю дип санаган шушы такмакны бүгенге көн кызлары өчен дә бик актуаль булыр дип кем уйлаган. Беләсезме, ул минем тел очыма, улым чираттагы йөри торган кызын ияртеп кайткач эләкте. Вәт китми генә бит, бәйләнчек такмак булды, чистый!

Кыю хәзерге кызлар, ай, кыююю! Берничә көн генә очрашып йөргән егеткә ияреп, ничек аның әти-әнисе янына кайтырга була ул? Менә шул хәл шаккатыра мине. Без үзебезнең арттан озаткан егетләрнең өй турысыннан узарга да ояла идек, кая ул өйләренә керү! Ә хәзергеләрнең исләре дә китми. Иярәләр дә кайталар. Егетнең әти-әнисе белән танышырга өйләнергә тәкъдим ясагач кына өлгермиме икән ул?! Улымнан сорыйм, минәйтәм, синең бу кыз белән мөнәсәбәтләрең җитдиме, тәкъдим ясарга җыендыңмы, нигә алып кайттың, дим. Мин чакырмадым аны, бу атнада мин авылга кайтам, дигәч: «Мин дә синең белән кайтам, миңа монда скучно синнән башка дип, үзе ияреп кайтты», – ди. Ул кыз баланың әти-әнисе дә бар бит инде. Ике көн кызлары өйдә кунмаганга ни әйтәләр икән? Бәлки ул иптәш кызларымда булам, дип ялганлагандыр, белмим анысын, андый сораулар белән борчымыйм. Кунакка кайткан икән, кунак итәм, ачык йөз күрсәтәм. Кеше баласына мин нәрсә әйтә алам. Әмма күңелемнән борчылам.

Улыма гел әйтәм, зинһар рәнҗетмә берсен дә, алар да кемнеңдер кадерле баласы, дим. Нәрсә уйлый икән газиз башлары ул кызыкайларның? Шулай, бер атна таныш егеткә ияреп, чит авылга кунача кайтырга ничек батырчылык итәләр икән, дим? Менә шуңа да редакциягә шалтыратып, бу уңайдан фикерләрем белән уртаклашырга булдым. Миңа жәл түгел, кунак итәргә сый-нигъмәтебез, йокларга урын-җиребез бар, күңелебез иркен. Әмма шул кызлар өчен борчылабыз иребез белән икәүләшеп. Аптырыйбыз да. Улыбызга да әйтәбез, алып кайтма, ата-анасын уңайсыз хәлгә куйма, дибез. Кызларының башында җил уйнаганга алар гаепле дә түгелдер. «Алар үзләре ябышып йөри, мин чакырганым юк», – ди. Менә теге такмак та шул сүзләрдән соң телгә керде. Әле менә кылт кына тагын берсе искә төште:

Кызлар кия кызыл ыштан, 

Безгә карасы да юк. 

Хәзер кызлар үзе килә, 

Барып аласы да юк!

Бәлки, хәзер кызларның егетләргә тагылып йөрүе гадәти хәлдер, әмма миңа әти-әнием биргән тәрбия моны кабул итә алмый. Кызлар, тыйнаклык һәм оялчанлык «җебегән», «хәчтерүш», «колхоз» һәм «отстой» түгел, ә гүзәл затларны гомер буена, олыгайганчы бизи торган сыйфатлар, шуны белсәгез һәм исегездән чыгармасагыз иде!

Һәрберегезгә, үз тиңнәрегезне табып, бәхетле булуыгызны телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев