«Үзең теләгәнне эшләргә кирәк, бәлки ул язмыштыр...» (тормыштан)
Тормышта үз кешемне табарга нәкъ менә перфекционист булуым ярдәм итте. Шундый кызык булды ул. Ничек таныштыгыз дип сорасалар, без аны сөйләргә бик яратабыз. Почтада чиратта торам шулай. Заказной хат килгән иде, шуны алырга бардым. Кеше дә күп түгел, әмма чират шактый әкрен бара. Минем алда бер егет баскан. Мин аның йөзен күрмәдем дә, кердем дә...
Минем кебек кешене перфекционист диләр. Бөтен җирдә тәртип булырга тиеш миңа. Бик рәхәт гадәт түгел ул, үзем өчен бик кыен. Әйдә, ярар, дип яшәгән кешеләргә кызыгам да кайчак.
Әти шундый безнең, мин аңа охшаган.
Әмма тормышта үз кешемне табарга нәкъ менә перфекционист булуым ярдәм итте.
Шундый кызык булды ул. Ничек таныштыгыз дип сорасалар, без аны сөйләргә бик яратабыз.
Почтада чиратта торам шулай. Заказной хат килгән иде, шуны алырга бардым. Кеше дә күп түгел, әмма чират шактый әкрен бара.
Минем алда бер егет баскан. Мин аның йөзен күрмәдем дә, кердем дә артына килеп бастым.
Башта кем беләндер телефоннан сөйләштем. Сөйләшеп бетергәч, күзем төште бит - бу егетнең рюкзагының замогы ахыргача ябылып бетмәгән. Кул кычыта гына – шуны ябып бетерәсе килә. Ябылып беткән булырга тиеш бит ул! Шулай дөрес!
Чират җиткәндәрәк үрелеп замогын тарттым бит мин моның. Үзем дә сизми калдым!
Ул шунда ук миңа борылды. Беренче тапкыр миңа ничек караганы әле дә күз алдымда. Ят бер кеше шулай эшләсә кем дә аңа матур карамас инде.
Гафу үтендем, нидер әйттем. Үземә шундый оят!
Чираты миннән алдарак бит – ул алдарак чыгып китте. Җиңел сулап куйдым.
Урамга чыксам, почта янында басып тора, китмәгән. Мине күрүгә елмайды, яныма килде. Бер якка атлый башладык...
Менә шулай итеп таныштык. 6 ел инде бергә хәзер. Икенче балабызны көтәбез.
Мин гел көләм, үзең теләгәнне эшләргә кирәк, бәлки ул язмыштыр дим.
Интернеттан алынды
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев