Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Сугышта ирләрен югалткан хатын-кызлар: «Атлар урынына үзебез җигелдек»

Колхоз председателе сугышның беренче көнендә үк җыелыш җыйнап, халык алдында чыгыш ясады. Аның: «Бер айдан Берлинда чәй эчәчәкбез!» – дигән сүзләрен авылдашлар бик озак оныта алмады. Ә чынлыкта җиңүгә юл дүрт елга сузылды...

Фото: ясалма интеллект

...Колхоз председателе сугышның беренче көнендә үк җыелыш җыйнап, халык алдында чыгыш ясады. Аның: «Бер айдан Берлинда чәй эчәчәкбез!» – дигән сүзләрен авылдашлар бик озак оныта алмады. Ә чынлыкта җиңүгә юл дүрт елга сузылды. Ул үзе фронтка бармады, монда бик кирәк дип, калдырдылар. Без, бер-бер артлы сугышка алынган ирләрнең хатыннары аның шул сүзләрен гел исенә төшереп, җелегенә үттек. Аңа авылда калган җыен хатын-кыз, гарип-гораба, бала-чага белән эшлисе бер дә рәхәт булмады. Берничә тапкыр военкоматка, райкомга барды, мине фронтка җибәрегез, дип. Алмадылар. Ә аңа безнең алда уңайсыз иде. Авылда кемен дә булса сугышка озатмаган бер генә йорт та калмады. План да үтәргә, фронтка азык-төлек, кием-салым һәм сугыш кирәк-яраклары да озатырга, гаиләне дә ашатырга кирәк. Балаларыбыз бик яшьли зурлар эшенә җигелде. Әле көч бирерлек ашарыбызга булса иде, юк иде шул... Барыбер маташтык, атлар урынына үзебез җигелдек, ирләребез кайтышка хуҗалыкны саклап калырга бар көчебезгә тырыштык. Тик күбебезнеке кайтмады гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев