Шоколад кисәге аркасында оныгым белән күрешә алмыйм (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Шоколад кисәге аркасында оныгым белән күрешә алмыйм (редакциягә килгән хат)

Хәзерге вакытта тормышыңда нәрсәдән тәм табасың дисәләр, дәү әни булуымнан дияр идем. Әлегә бердәнбер оныгыма, кызымның улына дүрт яшь. Ул туганда лаеклы ялга чыгуыма өч елдан арткан, әмма эшләп йөри идем әле. Дәү әни статусын алгач ук, эштән киттем, балаларга ярдәм итәм. Ирем дә пенсиядә, аның әле өйдә утырасы килми: «Мин эштән туктасам, бик тиз картаячакмын, шуңа, таләп итмә, ә син өйдә бул, оныкны кара», – диде.

Бик рәхәтләнеп оныгымны бакчадан алам, төрле «развивашка» дәресләргә йөртәм, кызым белән кияү икәү генә кая да булса барса, үзебездә кунача калдырам. Урысча әйткәндә, наслаждаюсь оныгым белән.

Әмма минем мондый шатлыгымны кызымның ире уртаклашмый шул. Дөрес туклану белән җенләнгән кияү конфет, газлы эчемлекләр һәм кибет камыр ризыклары кебек нәрсәләрне өенә якын да китерми. Шуңа, оныгым да татлы ризыклардан мәхрүм, әтисе аңа җиләк-җимешләрдән ясалганнарны гына рөхсәт итә. Миңа аларның шундый булулары ошамый, әлбәттә, әмма кысылмыйм. Шулай да, оныгым бездә куна калганда чама белән генә печенье да, шоколад кисәге дә, бер-ике конфет та рөхсәт итәм. Кияү гел кисәтү ясый үземә, мин дәшмим, әмма андый гына күләмнән балага бернинди дә зыян күрмим.

Фото: ясалма интеллект

Шулай да, скандал килеп чыкты.

Бер көнне оныгымны балалар бакчасыннан алдым да, күл буена киттек. Бала рәхәтләнеп йөгерде, уйнады, үрмәләде, таганда атынды. Ахырда, арыды бугай, минем яныма эскәмиягә килеп утырды. Бала сумкамдагы шоколадны күрде (гел үзем белән йөртәм чикләвекле шоколад, яратам). Ничек бирмисең инде? Өч бүлемен сындырып бирдем генә, каршыга кияү килеп басмасынмы!

Эшеннән урман аша гына кайтырга булган икән, гөнаһ шомлыгы! Машиналарында кызым йөргән ул көнне. Кирәк бит шулай, ә?! И карап тора улының кулындагы шоколад кисәгенә, әйтерсең агу! Тотынды бу мине гаепләргә. «Сез махсус шулай эшлисез, гел безнең кагыйдәләрне бозасыз. Моннан соң баланы сезгә ышанып калдыра алмыйм!» – дип тузынды. Минәйтәм, син минем белән андый тонда сөйләшмә, мин сиңа ялланган нянька түгел, ә дәү әнисе һәм мин дә оныгым өчен җаваплы.

– Сез кызыгызны да, мине дә хөрмәт итмисез, шуңа, моннан соң баланы бакчадан алмыйсыз һәм үзегезгә дә алып кайтмыйсыз! – ди бу.

Фото: ясалма интеллект

Минем дә ачуым чыкты: «Ах, син әле шулаймы? Бер кисәк шоколад аркасында минем ярдәмнән баш тартасыңмы? Кирәкмәгән горурлыгың аркасында баланы дәү әнисеннән мәхрүм итмәкче буласыңмы?» – дип пырылдадым. Ул баланы җитәкләп, кайтып китте.

Кич кызым шалтыратты. Мин аны ире кыланмышлары өчен гафу үтенер дип уйлаган идем, ә юк. Ул да ире сүзен сөйли башлагач, мин трубканы куйдым. Берничә көннән үлеп оныгыбызны сагына башладык. Кызыма шалтыратып, бүтән балага шоколад ашатмаячакмын, сезнең гаилә кагыйдәләрен бозмаячакмын, дип, вәгъдә итәр дәрәҗәгә җиттем. Әмма үземне туктатып калдым. Хәзер бер кабасы шоколад аркасында бала белән күрештермиләр, аннары тора бара кәефләренә карап кыланыша башларлармы? Юк инде, үземне хөрмәт итәм әле мин, балаларымнан шулай түбәнсеттереп ятмыйм үземне.

Берничә көннән кызым: «Оныгың сорый, нишләп дәү әни хәзер безгә килми, ди», – дигән хәбәр генә язып җибәрде. И, бәгъремдер лә! Бөтен тормышымның мәгънәсе бит ул минем хәзер. Бик сагынам оныгымны. Әмма мин дә аларга үпкәләдем.

Бер кисәк шоколад өчен бала тормышыннан дәү әнисе белән дәү әтисен сызып ташларга! Аннары, ярдәм кирәк булганда, кабат чакырыргамы? Хәтта кызым да гафу үтенми бит, кияү турында сүз дә юк инде. Әлегәчә үзен хаклы дип саный торгандыр. Менә алайса минем ярдәмнән башка бер-ике атна яшәп карасыннар әле, күпмегә түзәрләр икән. Мин кызымның да, кияүнең дә ничәдән ничәгә кадәр эшләгәннәрен беләм. Күп очракта соңга кадәр. Алар озакка түзмәячәк. Карармын әле, оныгымны бакчадан алырга кеше булмаса, кияү үзенең горурлыгын кая тыгар икән!

Газета укучылар ни уйлар икән бу хәл уңаеннан. Мин үземне хаклы дип саныйм.

Сәламнәр белән, райондашыгыз Гөлйөзем.


Нет комментариев