Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Сайлау авыр (редакциягә килгән хат)

Кызлар миннән көнләшә иде – еще бы, компьютер технология­ләре факультетының иң яхшы студентын эләктереп кара әле! Укуын тәмамлаганчы ук аны инде өч җиргә эшкә чакырдылар. Шуның кадәр горурлана идем аның белән! Бер нәрсә тынычлыгымны бозды, ул да булса – аның гаиләсе...

Ильяс белән институтның икенче курсында таныштык. Ашханәдә бер көнне минем өстәл артына таныш түгел егет утырды. Инде кич үк аның белән кинога бардык, ә бер атнадан мин үлеп гашыйк булдым. Ул бик игътибарлы һәм бик җитди иде. Миңа инде шул чакта ук аның бөтен тормышы вак детальләренә кадәр планлаштырылган һәм «по полочкам» урнаштырылган кебек тоелды.

Аның «минеке» икәнлегенә бер генә минут та шигем булмады. Иптәш кызларымның җитди вәгъдәләр бирергә ашыкмаган егетләреннән аермалы буларак, Ильяс бер-ике айдан соң ук безнең бер елдан, ул укуын тәмамлап, бераз акча эшләгәч тә өйләнешәчәгебезне әйтеп куйды. Кызлар миннән көнләшә иде – еще бы, компьютер технология­ләре факультетының иң яхшы студентын эләктереп кара әле! Укуын тәмамлаганчы ук аны инде өч җиргә эшкә чакырдылар. Шуның кадәр горурлана идем аның белән!

Бер нәрсә тынычлыгымны бозды, ул да булса – аның гаиләсе. Юк, алар мине кабул итте һәм яратты, тик... Ильяс алты балалы гаиләдә иң беренчесе. Әти-әнисе гел эштә, шуңа эне-сеңелкәшләре белән ул утырган. Институтка кадәр яшьлеген бертуганнары проблемаларын хәл итеп узган. Укырга кереп кенә бераз котылган. Ничек кенә булмасын, гаиләләрендәге кемгә дә булса гел аның ярдәме кирәк. Шуңадыр, Ильяс балалар яратмый. Юк, начар мәгъ­нәдә түгел, ул аларга яхшы мөнәсәбәттә, тик үз баласын теләми.

Һәр яшь беркатлы хатын кебек, өйләнешкәч аңардагы бу «бзик» бетәр дип өметләндем. Әмма туйдан соң да бернәрсә үзгәрмәде. Өч ел бергә яшәгәч, бала табу турындагы уй көне-төне башымнан чыкмый башлады. Шул хакта сүз кузгатырга маташуым катгый «юк»ка кайтып кала иде, ә кәефе яхшы булса «соңрак»ка.

Саклануыбызга карамастан, ничектер шулай килеп чыкты, мин балага уздым. Тестта ике кызыл сызык күргәч, нишләргә дә белмәдем. Бәхеттән һәм куркудан калтыраган кулларым белән тестны Ильяска суздым. Ул берни дәшми карады, дәшми генә бүлмәдән чыкты, дәшми генә җыенды да, китте. Ике көннән соң кайтты һәм: «Син минем бала теләмәгәнемне белдең, әмма мин күрәм, синең өчен бу бик мөһим, шулай булгач, тап», – диде.

Тугыз ай буе мин бәхетле идем, хәтта иремнең балага бернинди кызыксыну күрсәтмәве дә кәефемне бозмады. Кызыбыз Диләрә тугач, Ильяс аны җиде ай буе кулына алып та карамады. Бер яше тулганда гына йөрәге эреде.

Озак вакыт бик тыныч һәм матур яшәдек. Әмма берничә елдан минем икенче баламны табасым килде. Кабат кулыма хуш исле сабый алу теләге туды. Кызыбыз да энекәш яки сеңелкәш сорап, утка май өстәде. Әмма ирем каршы төште: «Гомеремдә дә ризалык бирмим. Кызыбыз­ны мин сиңа гафу иттем, тик миңа башка бала кирәкми. Мин алар белән яшь чагымда җитәрлек маташтым. Күралмыйм шулар белән мәшәкатьләнүне. Сайла, йә мин, йә тагын бер бала». Тыелган җимеш татлы... Тагын бер кат әни буласым бик-бик килде, төннәрен үкседем, кинолар караганда елыйм…

Алдауга барырга карар кылдым…

Дәвамы бар...

Сиринә Ш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев