Шагыйрә Салисә Гәрәева вафат
Иҗат

Шагыйрә Салисә Гәрәева вафат

Мин аны менә шундый итеп хәтерләрмен...

***

Кабат күрешүләр - коры вәгъдә,
Сәнәк белән суга язылган.
Алып киттем сине көзләремә,
Ташкын сулы гомер язымнан!..

Кабат күрешүләр - коры вәгъдә,
Карга язгач буран ялаган.
Язмыш фәрманына тугрылыклы
Тәкъдир җиле узган арадан!..

Кабат күрешүләр - коры вәгъдә,
Салкын акыл, сагыш аркылы.
Саубуллашу сүзең сискәндерә:
Күрешү - хыял!
Оныт, акыллым!

Салисә Гәрәева


Нет комментариев