Немец очучылары безнең окопларга колбаса, ипи, шоколад «яудыра» иде – фронт хатирәләре
Фронтта ашау ягы яхшырак иде. Солдатлар һәр көнне 700-800 грамм ипи ала, ризык ярты килограмм бәрәңге, 320 гр башка яшелчәләр, 300 гр тирәсе балык яки ит исәбеннән әзерләнә.
Фото: ясалма интеллект
Фронтта ашау ягы яхшырак иде. Солдатлар һәр көнне 700-800 грамм ипи ала, ризык ярты килограмм бәрәңге, 320 гр башка яшелчәләр, 300 гр тирәсе балык яки ит исәбеннән әзерләнә. Чәй, шикәр, ярмалар һәм макарон бар. Тәмәке тартучыларга махорка тиеш. Чынлыкта, хәрби паек бик яхшы. Әмма, еш кына азык-төлек тоткарлана һәм солдатларга килеп җитми. Чөнки, озын юл узып, аларга җиткәнче, кем ничек булдыра, оятсыз һәм намуссыз рәвештә урлый. Әгәр дә солдатлар атакага керер алдыннан «НЗ» («неприкосновенный запас» – консервылар, сохари һәм сало – бу тәэмин итү белән кыенлыклар килеп чыккан очракка бирелә) алса, шундый кагыйдә яши: сугышка кадәр барлык запасларны ашап бетерергә кирәк, алайса, үтерсәләр – авыз да итми каласың. Тик, корсагың яраланса, буш ашказаны белән исән калу мөмкинлеге күбрәк, шуңа күпчелек атака алдыннан күп ашамаска һәм эчмәскә тырыша иде. Кайвакытта, рәхмәт төшкерләре, немец летчиклары үзләренең окопларын бутап, безнең өскә колбоса, ипи һәм шоколад «яудыра», ә үзләренекеләр безгә каршы якта берәр чакрым гына ераклыкта аларны сүгеп, ач утыра...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев