Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Мәхәббәтме, бәйлелекме? (редакциягә килгән хат)

Без еш кына мәхәббәт белән бәйлелекне бутыйбыз. Мин дә шундыйлар арасында. Дөресрәге, унсигез яшьләремә кадәр шундый идем. Өч ел тирәсе бер егет белән дуслар булдык, тыгыз аралаша идек. Хәтта диңгезгә ял итәргә дә бергә барган булды, гел бергә кая да булса йөрдек, вакытны бергә уздырдык. Тик...

...егет белән кыз кебек очрашмадык без, бары тик дусларча гына. Ә мин аны яшертен яраттым. Ул төннәрен башка кызларны озатканда, йөгереп кайтып, елый идем. Күз яшьләре, тузынуларым шулай өч ел дәвам итте һәм үземә насыйп чын мәхәббәтемне очраткач, кул белән юып алгандай, юкка чыкты.

Ничә еллар саташып, «яратам» дип йөргәнем бөтенләй дә мәхәббәт булмавын, бары тик ияләнү, бәйләнү генә булуын берничә көн эчендә аңладым. Ә бит шуның кадәр аны югалтудан, аннары гомеремнең азагына кадәр ялгызым калудан курыктым. Чын мәхәббәтемне очратмасам, шулай, бәлки, дустым дип атап йөргән чит егеткә кияүгә дә чыгып куяр идем, мөгаен. Чөнки, чын мәхәббәтнең ни икәнен тоймый торып, бәйлелекне яратудан аерып булмый. Чынлыкта, бу ике хис арасында аерма бик зур.

Айрат белән интернетта таныштык. Озак вакытлар языштык кына, аннары очраштык. Ул унбиш көн эшләп, унбиш көн ял итә. Һәм шул аерым торган ике атнада бер-беребезне үләр дәрәҗәгә җитеп сагынабыз.

Хәзер үткәннәрне искә алам да, әти-әнием алдында оят булып китә. Теге вакытта елауларым, «җенләнүләрем» өчен. Кем өчен диген әле син?! Бүген мин аның дөньяда барлыгын да белмим, ә Айрат өчен таулар күчерергә әзер.

Ә икенче яктан, чын хисләр белән бәйлелекне аеру мөмкинлеге биргән өчен, язмышыма рәхмәтлемен. Күз яшьләре, үпкә-рәнҗешләрне кичеп, бәхетемне таптым һәм августта туй көнебезне инде билгеләдек. Бәхет теләгез!

Сезгә дә насыйп ярыгызны, чын мәхәббәтегезне очратуыгызны теләп, райондашыгыз Рамилә.

Фото: ясалма интеллект прорграммасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев