Кабат авылча, терлек асрап яши башладык (редакциягә килгән хат)
Без, авыл халкы соңгы егерме ел дәвамында бик ялкауландык. Элек әти-әниләребезнең ачы таңнан караңгы кичкәчә ял белми, туйганчы йокы күрми гомер иткәннәрен уйлыйм да, шаклар катам. Аларга каян килгән ул тырышлык һәм түземлек? Һәм дә, нигә ул без дә юк?
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Тормыш алып барышыбызның тәртибе үзгәрүе һәм моның сәбәпчесе турында сөйлим әле, җәмәгать.
«Яшел Үзән»гә язылмыйча калганыбыз юк, бер хәрефен дә калдырмыйча йотлыгып укыйбыз. Бик кызыклы һәм кирәкле язмалардан тора газета, молодцы редакция хезмәткәрләре. Бик тырышлар, өлгерләр, социаль челтәрләрдә дә күзәтеп барабыз.
Менә бер кечкенә генә хат язып җибәрергә булдым әле, бастырсагыз бик рәхмәтле булыр идем.
Без, авыл халкы соңгы егерме ел дәвамында бик ялкауландык. Элек әти-әниләребезнең ачы таңнан караңгы кичкәчә ял белми, туйганчы йокы күрми гомер иткәннәрен уйлыйм да, шаклар катам. Аларга каян килгән ул тырышлык һәм түземлек? Һәм дә, нигә ул без дә юк? Мин хәзер үземне таңгы дүрттә торып, фермага эшкә киткәнче мичләр ягып, камыр пешереп, чуенга аш әзерләп калдыруымны күз алдыма да китерә алмыйм. Ә, әле терлекләрне ашатып, сыер савасы бар икән. Боларны эшләп бит инде фермага яртылаш хәлдән таеп барасың. Аннары андагы хезмәтеңне башкарасың һәм кабат өйдәге бетмәс мәшәкатьләр эчендә кайныйсың. Аллаһ юнь бирсен инде! Без хәзер андый темпта эшләп яшәсәк, ярты юлда сынабыз, билләһи!
Менә шуңа, әниләребез кебек ал-ял күрми тормыш тартасыбыз килмәгәнлектән, шәһәр хатыннары кебек яшисе килгәнгә, без – авыл киленнәре әкрен-әкрен шул теләгебезгә ирештек. Ничек итепме? Хәзер сөйлим.
Әлбәттә, каенана-каената белән яшәүчеләр алай «расслабляться» итә алмады инде. Олы буын хәзерге заман ялкаулыгына ирек бирмәде. Алар каената-каенаналары бакыйлыкка күчкәч кенә җиңел сулап, без – башка чыгып, аерым яшәүчеләр артыннан иярде. Ә без җайлап кына, иң алдан эре терлекләрне бетердек. Беренче – сыердан «котылдык», чөнки таң тишегеннән торып аны савулары бер дә рәхәт түгел. Ә көтүдән калдырасы килми, көне буе мөгрәп, нервыга тия. Әле суеп ашарга үгез-бозау калып торды, ике-өч ел асрадык сыердан соң да. Аннары анысын да бетердек. Сарыкларны күптән юк иткән идек инде, яз-көз йонын алып азапланасы килмәде. Сарык итен бик яратып та бетермибез. Соңрак казларга чират җитте. Каңгылдашалар, асларын пычракка батыралар – кирәкми, дидек. Елга бер-икене сатып та алырлык чама бар, имеш. Иң соңгылары итеп тавыкларны суеп бетердек. Күпме йомырка ашыйбыз инде, күршеләрдән дә сатып алырга була, олы яшьтәге әбиләрнең һәрберсе асрый тавыкны. Аларга да файда, әзме-күпме акча керә. Менә шул рәвешле ишегалды, абзар-кура бушап калды. Моңа кадәр терлек-туар йөргән ишегалдында гөрләп чирәм һәм чәчәкләр үсә башлады. Матур бит! Чип-чиста, ис тә юк. Итен, маен, сөтен, йомыркасын сатып алабыз, зато мәшәкать юк. Терлек ашатасы бар дип, ял көнне дә кояш белән сикереп торасы юк. Мал булмагач, бәрәңгене дә ун гына буразна утырта башладык. Рәхәт тормыш! Шә һәр хатыннарыннан бер җиребез дә ким түгел, шөкер, диеп, шатлана-шатлана яшәп ятканда, ике йорт аркылы күршебезнең пенсиядәге кызы әнисен карарга бетереп авылга кайтты. Сөендек инде аның кайтуына. Урамыбызда бер кешегә артты. Авыл өчен бу зур шатлыклы вакыйга.
Әмма, без шәһәрләшкән авыл киленнәрен оятка калдырып, шәһәрдән кайткан шул күрше апа беренче елны ук бройлер чебиләр белән казлар алып үстерде. Икенче елны март аенда бозау сатып алып, декабрьдә чалдырып, суыткычын ит белән шапылдатып тутырып куйды. Бер кисәген дә сатмады. Балаларга һәм үземә, диде. Әнисе мәрхүмә булгач, кире шәһәргә китәр дип уйлаган идек. Кая ул! «Беркая да китмим, мондагы рәхәт беркайда юк», – диде. Сыер алып җибәрде. Бакчасын тутырып бәрәңге, яшелчәләрен утыртты. Авыл тормышында да актив кайнарга вакыты җитә, концерт-бәйрәмнәрдә катнашмыйча калганы юк, бик матур итеп җырлый, шигырьләр сөйли. Сөйләшеп торганда, безнең шундый хуҗалыкны ничек «буш» тотасы килүебезне аңламавын берничә тапкыр әйтте.
Инде үземнең дә күңелгә корт керде берзаманны. Үземдә булдыра алырдай нәрсәләрне сатып алганда акча да кызганыч тоела башлады. Үзем йомырка, сөт, ит сатып алам, ә үзем эчемнән генә: «Соң, мин бит боларны үзем кешегә сата алам, юләр дә инде без, ә?!» – дип уйлыйм.
Шуннан, йөрдем-йөрдем дә, иремә сүз кузгаттым. Минәйтәм, әллә тавыклар булса да алыйкмы, дим. «Мин сиңа әйтергә генә куркып йөрдем инде, әллә кайчан уема керде», – ди. Менә шуннан башланды. Рәхмәт шәһәрдән күченеп кайткан күрше апабызга. Хәзер ишегалдыбыз кабат кош-корт, терлек-туар белән тулы. Быел бәрәңгене ике бакчага утырттык, үсә ул. Башта балалар аяк терәп каршы торды, кирәкми безгә бернәрсә дә, дип. Хәзер, Аллаһка шөкер, сүз әйткәннәре юк, бергәләшеп хезмәт итәбез.
Әй, юләр дә булынган! Шәһәрчә яшибез, имеш! Мал-туар белән йортка бәрәкәт керә икән. Җанлы, тулы тормыш. Хәтта ирем белән аралар да күпкә җылынды, якынайды. Сөйләшергә уртак темалар, хәл итәсе уртак мәсьәләләр бар чөнки. Ә моңарчы икебез ике бүлмәдә телефонга текәлеп утыра идек. Күп вакытны шулай уздырдык. Буш вакыт күп иде бит. Хәзер шөкер итеп туймыйм! Рәхмәт, күрше апа, безне яңадан кешечә, авылча яшәүгә кайтарган өчен. Кешедән, һәр хаҗәт туган саен, дистәләп, литрлап, килограммлап сатып алу түгел инде. Кайчан телим, никадәр телим – барысы да үземнеке. Ялкауланмаска гына кирәк!
Авыл киленнәре, әйдәгез, калышмагыз. Авыл гомер-гомергә үзен дә, шәһәр кешесен дә ашаткан. Әти-әниләребезчә гөрләтеп, булдырып яшик. Безгә хәзер бик күпкә җиңел: газы, суы өйдә, керне «килен» юа. Әйдәгез, элеккечә, авыл урамнарын тутырып көтүен куыйк, елгабызга каз-үрдәкләр төшерик, яшәрсен, яшәсен авыл! Бу безнең хәлдән килә бит әле.
Менә шундый оптимистик уйлар килә. Үзем язам бу юлларны, үзем аларның тормышка ашмаслыгын аңлыйм. Әмма чынга ашырасы килә... Мин күрше апага ияргән кебек, миңа кем иярер икән?
Барлык райондашларга сәламнәремне юллап калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев