Иң гүзәл син, әни!
Иҗат

Иң гүзәл син, әни!

***

Көзгеләргә барып басасың да:

«Ай-һай ямьсез карчык», –

диясең.

Ә мин сүзсез сиңа карап торам,

Килә кочып-кочып сөясем.

Нинди ямьсез булсын.

Дөньядагы

Иң гүзәл син, чибәр,

бердәнбер.

Нәни генә гәүдәң, йөрәгеңә

Күпме борчу сыйган,

күпме сер.

Син җентекләп йөзең

күзәтәсең,

Ә мин дәшми сиңа сокланам.

Син булганга, әни, әле

миндә

Бала иркәлеге сакланган.

Шаран ярып, «яратам бит»

диеп,

Кычкыр(а) алмыйм – синең

тәрбияң.

Шуңа бүген мин көзгедән

баккан

Һәр җыерчыгыңа баш иям.

Зөлфирә Сәлахова. Яшел Үзән


Нет комментариев