Яңгыр (хикәянең дәвамы)
Иҗат

Яңгыр (хикәянең дәвамы)

Анда ниләр бар икән... ...Тәтә әнием, үзалдына сукрана-сукрана, әле дә булса тамчы тамган урынга зур ләгән китереп куйды да, төбенә, үзе әйтмешли, чүпрәк-чапрак җәйде. Тамчы тамган тавыш тынып, өй эче тынычланып калды. Келт-келт килеп вакыт куучы сәгатьне исәпләмәгәндә дим.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

ХИКӘЯНЕҢ БАШЫН МОНДА УКЫ.

Тәтә әнине, ничек кирәк, шулай юмалап, урамга чыгып шылдым. Аягымда үземнән зур резин итекләр.

Урамны танырлык та түгел. Уртасындагы ермак-ермак уентыклардан әле дә булса ташу булып болганчык су ага.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Безнең урам, теге «Әтәч»ләр урамы инде ул. Кибетче Хәким абыйлар урамы. Хатыны Флүрә апай шәһәргә барып катык сата. Түлке белмим кая барганын: Паратскийгамы, Уракчынгамы, Казанга ук төшә микән... Бик матур, чәчәкле күлмәкләр киеп йөри, үзе дә матур. Теге арткы урамдагы «Сандугач»ларныкы бугай ул. Хәким абый белән дүрт кызлары бар – Рушания, Рүзәлия, Роза, Кәүсәрия. Шуңа да Әтәч Хакимедер инде ул.

Ташу суга йомычка кисәген ыргытып, абына-сөртенә артыннан аска ашыктым. Бөтен җирдә күрше «Шәех» Барыйларының капка төпләрендә зур булып үскән тополь агачының юеш мамыклары, эреле-ваклы ботак кисәкләре чәчелеп ята. Яңгыр вакытында искән көчле җил шулай тырышкандыр инде. Алай дисәң, коры чакларда да ул мамыклар аяк астында шырт-шырт килеп тавыш бирәләр иде.

Ярыйсы гына элдергән парахутым артыннан йөгерә-атлый торгач, Кашаф, Насрый абыйларны да узып, «Паштай»лар янында туктап калдым. Монда су дәрья булып җәелгән малай, узарлык та түгел. Минем парахут шул дәрья уртасында, чүп-чар арасында адашып калды.Монда шактый гына җыелып өлгергән су Таш инешкә, «Җылтыр»ларның бәрәңге бакчасына юл алган.

Кинәт «Кәлмек»ләр тыкрыгын тутырып, мөгри-мөгри кайтып килүче сыер көтүе күренде. Зур бездә көтү, өй саен сыер, ул сарыкның исәбе дә юк инде, әле кәҗә дә асрый кайбер кеше. Анысы бездә дә бар.

Көтүчеләр дә авылда шактый: «Харун» Юнысы, «Чана» Әнвәре, «Чиртар» Йосыфы, Баттал абыйлар, «Маймуч» Илдүсе, «Чумырый» Госманы, күрше Хамат абый, «Утай» Рушаны... Ну шулай да көтүче булу өчен осталык та, чыбыркыны шартлата белү дә кирәк. Теләсә кемнән булмый әле ул!

Ә бар икән, әнә, әнә бар икән! «Бичура»лар янында сарык көтүе дә күренде. Тере ташкын булып, пычрак җир өстеннән сикерә-йөгерә, төрле төстәге чукларын җилфердәтеп очалар гына. Агы да, карасы да, тәкәсе дә, сарыгы да, бүтие дә, кәҗәсе дә дигәндәй…

Әни капка ишеген ачып куйгандыр әле. Кайтырлар әле, алар өйрәнгән инде. Кайтмый калсалар, әни әйтер әле, эзләрбез…

Алда язып үткәннәрем хәтер дәрьясының бер тамчысыдыр, балачактан хәтеремдә уелып калган якты, иң самими хатирәләремнең берседер. Яза китсәң күп, бихисап күп инде алар.

Куштырнаклар эченә алынган кушаматлар өчен авылдашлар ачуланмас дип уйлыймын, чөнки авылда кушаматсыз кеше бөтенләй юк ул. Бу яктан бик тә талантлы бит безнең Шырдан халкы. Кушаматсыз кеше канатсыз кош сыман нәүмиздер. Нәүмиз булып йөртмик, бирик кушаматларны, җәмәгать.

Элек-электән әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне, күркәм милли традицияләрне дәвам иттерик, яшәтик.

Яшәсен авыл! Хәер, монысы инде Шырдан елъязмасының тәфсилләп язарлык башка бите…

Ирек Сафин. Олы Шырдан.


Нет комментариев